Биеш
Биеш (рус. Бишево) — Татарстан Республикасының Апас районындагы авыл. Биеш авыл җирлеге үзәге[1].
Географик торышы
Тарихы
Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына[2]. Язучы-туган якны өйрәнүче Иван Блохин билгеләгәнчә, «1646 елгы Зөя өязе шәһәренең посад ишегаллары, сарай һәм алпавыт авыллары һәм хуҗалыклар төп нөсхәдәге язу кенәгәсендә…» «Биеш авылы, ә анда йомышлы татар алпавыт Иртуганка Аишевның хуҗалыгы…» дип язылган. Шулай итеп, Биеш авылы беренче тапкыр рәсми рәвештә 1646 елгы язма документта искә алына[3].
XVIII—XIX гасырның беренче яртысында авыл халкы дәүләт крестьяннары категориясенә карый, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә[2].
Биеш авылы Зөя өязенең Нугай даругасы кенәзе Чирка Аклычев йөзлегенә керә. Йөзлекләр һәм унлыклар көче белән Тәтеш кисеме саклана, һәм алар чиратлашып юлларда атлы сакчы ролен, шулай ук төрле милиция вазифаларын үтәгәннәр[3].
XX гасыр башында авылда Иоанн Предтеча чиркәве һәм земство мәктәбе, 5 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 май язу йорты, тимерчелек, 4 вак-төяк кибете эшли. Авыл җәмәгатенең җир биләмәсе 1954,6 дисәтинә тәшкил итә[2].
1930 елдан торак пункт «Заря» колхозы, 1940 елдан — «Красный Пахарь», 1950—1957 елларда — «Авангард» колхозы, 1959 елдан Горбунов исемендәге колхоз составына керә. 2004 елдан авыл «Свияга» авыл хуҗалыгы предприятиесе составында. Авыл халкы игенчелек, дуңгызчылык белән шөгыльләнә[2].
Административ-территориаль бүленеше
1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостена керә. 1920 елдан — ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан — Буа кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан — Апас, 1963 елның 1 февраленнән — Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан яңадан Апас районнары составында[4].
Климаты
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климат классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C[6].
Халкы
| Халык саны[7] | |||||||||||||
| 1782 | 1859 | 1897 | 1908 | 1926 | 1938 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | 2015 | 2020 |
| 159 | 777 | 1228 | 1475 | 405 | 857 | 665 | 576 | 638 | 381 | 346 | 362 | 365 | 361 |
2015 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, авылда күпчелекне руслар тәшкил итә[4]. 2010 елда даими халык саны 362 кеше (руслар 78 %) тәшкил итә[8], 2020 елда — 361 кеше.
| 2002 | 2010 | 2020 |
|---|---|---|
| 346 | ↗362 | ↘361 |
Мәгариф, мәдәният һәм иҗтимагый тормышы
1904 елда Биештә икееллык чиркәү-приход мәктәбе оештырыла, соңрак ул өчьеллык башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. 1930 елларның беренче яртысында уку йорты дүртъеллык башлангыч мәктәп итеп киңәйтелә. 1950 елда ул җидееллык мәктәп статусын ала, ә 1965 елда сигезьеллык уку йортына әверелә. XX гасыр ахырында, 1990 елларда, әлеге уку йорты урта гомуми белем бирү мәктәбе статусын ала, 1997 елда мәктәпкә яңа бинасы төзелә[2].
Авылда клуб һәм китапханә, фельдшерлык-акушерлык пункты эшли[1]. 1996 елда Мәдәният йорты каршында «Рябинушка» рус халык җыры фольклор ансамбле оештырыла. 2025 елда коллективка «Халык үзешчән коллективы» исеме бирелә[9].
1980 еллардан авылда ел саен август аенда «Урам көне» дип аталган фольклор бәйрәме үткәрелә[10]. Бәйрәм гадәттә Советлар Союзы Герое Д. И. Горбунов урамында уза[11].
2023 елда, «Вглубь» проекты кысаларында, авыл тарихы һәм чиркәүне торгызу турында «Биеш тарихлары» («Истории из Бишево») дип аталган кыска метражлы документаль фильм төшерелә. Фильмның премьерасы 2023 елның 18 февралендә авыл Мәдәният йортында күрсәтелә[12].
2025 елның октябрендә авылның үзәк паркында төзекләндерү эшләре уздырыла. Проект Иоанн-Предтеча приходы тарафыннан Президент грантлары фонды һәм Апас районы администрациясе ярдәмендә тормышка ашырыла. Паркта сәхнә, эскәмияләр, яктырту системасы урнаштырыла, футбол мәйданчыгы ясала[13].
Дин
Авылдагы 1846 елдан Иоанн Предтеча чиркәве эшли, 1864 елда ул яңа урынга күчерелә[14]. 1939 елда чаңнары салдырыла, 1950 елда гөмбәзләре сүтелә. Бина клуб, склад һәм ашлык амбары итеп файдаланыла. 1950 елдан 1997 елга кадәр үзгәртеп корылган бинада мәктәп эшли.
2005 елда таш гыйбадәтханә яңадан торгызыла. 2022 елның 7 июнендә, Иоанн Предтеча башының өченче табылуы бәйрәме көнендә, гыйбадәтханәне бөек изгеләндерү йоласы үткәрелә[12].
2025 елда приход территориясендә үзенең аш бүлмәсе булган якшәмбе мәктәбе бинасын төзи башлыйлар[15]. Гыйбадәтханә настоятеле — иерей Сергий Грязнов.
Авылның танылган шәхесләре
- Иван Алексеевич Блохин (1937 елда туган) — шагыйрь, журналист;
- Дмитрий Иванович Горбунов (1924—1944) — Советлар Союзы Герое. 136 нчы укчылар полкы взводы командиры, Каунас янындагы сугышларда һәлак була. Авыл үзәгендә геройга бюст куелган, ул 2013 елда Хәрби дан мемориалына күчерелә. Герой исеме белән урамнарның берсе аталган[4];
- Николай Денисович Денисов (1948 елда туган) — РФ атказанган төзүчесе, ТР төзелеш һәм архитектура министры (1996—1998);
- Иван Иванович Золин (1905—1978) — контр-адмирал, «Советский флот», «Красная звезда», «Правда» газеталарының хәрби хәбәрчесе. Ике Ленин ордены һәм ике Кызыл Байрак ордены кавалеры[4];
- Владимир Сергеевич Комиссаров (1938 елда туган) — инженер-механик, РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты, ТАССРның атказанган механизаторы, РСФСРның атказанган рационализаторы[4].
Истәлекле урыннар
- Изге Иоанн Предтеча чиркәве — дини архитектура һәйкәле, 2022 елда торгызыла. Гыйбадәтханәдә Мәрьям Ананың «Знамение» дип аталган могҗизалы иконасы саклана;
- Үзәк парк — XIX гасыр тарихи паркы, 2025 елда төзекләндерелә;
- Советлар Союзы Герое Д. И. Горбунов бюсты (1975, 2013 елда күчерелгән)[16];
- Археологик истәлекләр: Бишево торулыклары I, II, III, IV һәм V (неолит һәм соңгы бронза чоры), Биеш авллыгы (VI—VII гасырлар)[4][17].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 О поселении (рус.). Апастовский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Бишево (рус.). Институт татарской энциклопедии. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026. Архивировано 12 февраль 2020 года.
- ↑ 1 2 Блохин И.А. На засечной черте [Текст] : исторические очерки / / Иван Блохин. - Москва : Пробел. — 2013, 2000. — С. 45—46. — 176 с.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Бишево. Онлайн-энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Карты мира с классификацией климата Кеппен-Гейгера. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International. www.ressources-naturelles.canada.ca. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.
- ↑ ир-атлар исәбе
- ↑ Коряков Ю. Б. База данных "Этно-языковой состав населённых пунктов России" (рус.). lingvarium.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026. Архивировано 16 ноябрь 2017 года.
- ↑ Ансамблю «Рябинушка» присвоено звание «Народный». Апастово-информ (6 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
- ↑ День улицы в Бишево (рус.). Rutube (12 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.
- ↑ «День улицы» в Бишево. Апастово-Информ (28 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
- ↑ 1 2 Новости: Бишево. Православие в Татарстане. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
- ↑ Силами Иоанно-Предтеченского прихода обновлён старинный парк в селе Бишево. Татарстанская митрополия (6 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
- ↑ Храм святого Иоанна Предтечи, село Бишево (рус.). Православие в Татарстане. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026. Архивировано 28 гыйнвар 2022 года.
- ↑ В селе Бишево продолжается благоустройство территории старинного Иоанно-Предтеченского храма. Православные новости (22 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
- ↑ Бюст Героя Советского союза старшего сержанта Д.И. Горбунова, 1975 год (рус.). TwinTour. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.
- ↑ Лариса Айнутдинова, Булат Хамидуллин. Апастово: следы каменного века, села Казанского ханства и хозяева из «Ак Барс Холдинга» Источник : https://realnoevremya.ru/articles/78986-opisanie-i-istoriya-apastovskogo-rayona-tatarstana?ysclid=mlnukjaym6967579729. Реальное время (15 октябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.
Сылтамалар
- Бишево. Онлайн-энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
- Храм святого Иоанна Предтечи, село Бишево. Православие в Татарстане. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.