Анатолий Самочкин

Анатолий Васильевич Самочкин (1 май 1914, Рыбинск, Ярыслау гөбернәсе15 май 1977, Түбән Новгород) — совет очучы-штурмлаучысы, подполковник. Советлар Союзы Герое (27 март 1942).

Тормыш юлы

1914 елның 1 маенда Сембер пароходы каютасында туа, аның әтисе капитан була. Герой туган вакытта пароход Ярославль губернасының Рыбинск шәһәре яныннан уза, җирле чиркәүдә чукындырганда атакай туган урынын пароход каютасы дип күрсәтүдән баш тарта, шул сәбәпле әтисе үзенең туган җирен — Буа шәһәре дип яздырта. Шуңа күрә төрле документларда туу урыны итеп Буа, яисә Рыбинск күрсәтелә.

1923 елда Самочкиннар гаиләсе Рыбинскка күчеп килә. Биредә Анатолий Самочкин 7 сыйныфны тәмамлый. 1932 елда Володарский исемендәге Судоверфь суднолар төзү предприятиесе («Верфь Братьев Нобель» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте[1]) каршындагы фабрика-завод укучылары мәктәбендә Суднолар механикасы бүлегендә укый, аңа пароходлар машинистының 1 нче ярдәмчесе һәм 5 нче разрядлы слесарь квалификациясе бирелә.

1932—1934 елларда Идел, Молога, Шексна елгалары буйлап пассажир һәм буксир судноларында машинист ярдәмчесе, машинист вазифасын башкара. Эшне Рыбинск аэроклубында уку белән бергә алып бара. 1934—1937 елларда Рыбинск моторлар төзү заводында слесарь, мастер, смена башлыгы булып эшли. Бер үк вакытта ул Оборонага, авиация һәм химия төзелешенә ярдәм итү җәмгыяте аэроклубында У-2 самолетында һәм планерда очарга өйрәнә.

1937—1939 елларда Ульяновск очучылар училищесында укый. Сталинград аэроклубында очучы-инструктор булып эшли. 1939 ел ахырында Оборонага, авиация һәм химия төзелешенә ярдәм итү җәмгыятенең Рыбинск аэроклубына эшкә күчерелә.

1941 елның апрелендә Кызыл Армиягә Хәрби-һава көчләре сафларына алына. Кировоград шәһәрендә (Украина) ул хәрби ант кабул итә һәм Хәрби-һава көчләренең звено командирлары курсларын тәмамлый. Анатолий Самочкинга кече лейтенант исеме бирелә һәм ул 160 нчы резерв авиация полкына җибәрелә. СБ һәм Су-2 самолетларында очарга өйрәнгәч, аны Харьков шәһәренә 289 нчы якын бомбага тоту авиация полкына күчерәләр.

1941 елдан Советлар Союзы Коммунистлар партиясе әгъзасы.

Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышы башлангач, 40 нчы армиянең 63 нче катнаш авиация дивизиясе составында Көньяк-Көнбатыш фронтта сугыша. Аның беренче хәрби очышы 1941 елның 19 августында Су-2 җиңел бомбага тоту самолетында Харьков өлкәсенең Богодухов шәһәре аэродромыннан була. 1941 елның 13 сентябренә Анатолий Самочкин исәбендә 13 хәрби очыш исәпләнә. 1941 елның 16 октябрендә Иске Оскол шәһәре тирәсендәге 46 нчы хәрби очыш вакытында ул яралана һәм дәвалану өчен Воронеж шәһәренә җибәрелә. Биредә аңа Хөкүмәтнең беренче бүләге — Кызыл Байрак ордены тапшырыла.

1941 елның декабрендә Анатолий Самочкинга лейтенант исеме бирелә. 1942 елның 12 февралендә аны 209 нчы якын бомбага тоту авиациясе полкына күчерәләр. 1942 елның 16 февралендә Беленихино районында авыр һава сугышы вакытында Анатолий Самочкинның самолеты дошман тарафыннан бәреп төшерелә, әмма ул янган самолетныны Кызыл Армия тотып торган җиргә утырта ала. Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1942 елның 27 мартындагы «Кызыл Армиянең башлыклары һәм рядовойлары составына Советлар Союзы Герое исеме бирү турында» Фәрманы белән «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп башкарганы һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен» Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[2].

1942 елның 4 апреленә Анатолий Самочкин исәбендә 135 хәрби очыш исәпләгә. 1942 елның июлендә звено командиры итеп билгеләнә һәм Геройга өлкән лейтенант исеме бирелә. 1942 елның 12 сентябрендә 15 нче аерым разведка авиация полкына күчерелә һәм корректировщикларның аерым разведка эскадрильясы командиры итеп билгеләнә.

1942 елның ноябрендә 2 нче һава армиясе составында Воронеж фронтында сугыша. 1943 елның февралендә Анатолий Самочкинга капитан хәрби исеме бирелә. 1943 елның мартында аны Рассказово шәһәренә яңа техника — Ил-2 самолетын өйрәнү өчен җибәрәләр. Эскадрильяны яңа самолетларлар белән комплектлаштыруда катнаша.

1943 елның 2 апрелендә аны Мәскәүгә чакырталар, М. И. Калинин аңа II дәрәҗә Ватан сугышы орденын тапшыра. 1943 елның май-август айларында Курск дугасындагы 2 нче һава армиясе составында Ил-2 самолетында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 1943 елның августында очучы Хәрби-һава академиясенә укырга җибәрү турында боерык ала.

Бөек Ватан сугышы фронтларындагы сугыш хәрәкәтләре вакытында немец-фашист илбасарлары тылына 198 сугышчан очыш ясый, шәхсән үзе дошманның 2 самолетын, 26 танкын, ут позицияләрендәге 32 тубын, 2 тимер юл эшелонын, 120 гә якын автомашинасын һәм 1500 гә якын фашист солдатларын һәм офицерларын юк итә.

1943 елның сентябреннән 1945 елның ноябренә кадәр Мәскәү өлкәсендә Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясендә укый. 1945 елның 24 июнендә Анатолий Самочкин академия тыңлаучылары составында Җиңү парадында катнаша. Имтиханнар тапшырганнан соң, 1945 елның ноябрендә аңа майор хәрби исеме бирелә.

Сугыш тәмамланганнан соң тормышы

1946 елның 9 гыйнварында Александра Васильевна Бухарцевага өйләнә. 1946 елның февраленнән 1948 елның октябренә кадәр ул Пхеньян шәһәрендә (Корея Халык Демократик Җөмһүрияте) 224 нче штурмлау авиация дивизиясенең 206 нчы штурмлау авиация полкы командиры урынбасары вазифасында хезмәт итә. 1947 елның 8 апрелендә улы Вячеслав туа.

1948 елның октябрендә Анатолий Васильевич хезмәт иткән полк Приморьега күчерелә. 1948 елның ноябреннән 1951 елның мартына кадәр Герой 206 нчы штурмлау авиация полкы командиры. 1951 елның мартыннан 1952 елның октябренә кадәр Дальний (Кытай) шәһәрендә башта катнаш авиация корпусының ут әзерлеге начальнигы, соңрак авиация полкы командиры урынбасары вазифасында хезмәт итә.

1952 елның 18 июлендә икенче улы Юрий туа.

1952 елның октябрендә полкның хәрби самолетлары Цзиньчжоу — Мукден — Дуньхуан — Бабстово маршруты буенча катлаулы очыш ясыйлар. 1954 елның июнендә очучыга подполковник исеме бирелә. 1957—1961 елларда Хабаровск шәһәре Ерак Көнчыгыш хәрби округы Хәрби-һава көчләре штабында хәрби әзерлек бүлегенең өлкән офицеры була. 1961 елның августыннан запаска чыгып, ноябрьдә гаиләсе белән Түбән Новгород шәһәренә күченә. 1963 елның сентябреннән «Теплообменник» җитештерү-конструкторлык берләшмәсе акционерлык җәмгыятендә эшли. Башта слесарь-сынаучы, соңрак цех остасы вазифаларын башкара. 1974 елның сентябрендә Анатолий Самочкин заводтан китә. Яшьләр белән актив иҗтимагый эш алып бара, «Знание» бөтенсоюз җәмгыяте эшчәнлегендә катнаша.

1977 елның 15 маенда инсульттан соң вафат була. Түбән Новгород шәһәренең Ленин районы «Красная Элна» зиратында җирләнгән[3].

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Советлар Союзы Герое Анатолий Самочкин исеме Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәрендәге «Дан уты» («Огонь славы») мемориал комплексы плитәсендә мәңгеләштерелгән[4].
  • 1980 елда Түбән Новгород шәһәре Ленин районының Инструменталь урамы Герой Самочкин урамы дип үзгәртелә, шулай ук Герой исеме белән Буа шәһәре урамы аталган[3].
  • Буа шәһәренең үзәк мәйданындагы мемориаль комплекста Геройга бюст ачыла.
  • Түбән Новгородның Ленин районы Энтузиастлар урамының 8 нче йорты диварында мемориаль такта урнаштырыла. Бу йортта ул 1961—1977 елларда яши.
  • Буа туган якны өйрәнү музеенда Советлар Союзы Геройларына, Буа районында туганнарга багышланган экспозиция эшли. Биредә Анатолий Самочкин турында да мәгълүмат бар.
  • Герой исеме Рыбинск шәһәре Дан аллеясындагы һәйкәлгә уеп язылган[3].
  • Түбән Новгородның 7 нче олимпия резервының махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр мәктәбендә ел саен яшүсмерләр арасында Анатолий Самочкин исемендәге Бөтенроссия баскетбол турниры үткәрелә.
  • 2000 елда Татарстан Республикасының «Батырлар китабы»нда Геройның исеме мәңгеләштерелгән. А. В. Самочкин турында мәгълүматлар басманың 292 битендә бирелә.

Галерея

Искәрмәләр

  1. История | Верфь братьев Нобель. www.nobel-shipyard.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 ноябрь 2024.
  2. {{{заглавие}}} // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 12 апрель (№ 12 (171)). — С. 1. Архивировано 11 ноябрь 2021 года.
  3. 1 2 3 Самочкин Анатолий Васильевич. Герои Отечества.
  4. Злата Медушевская. Герой Самочкин. Как разгадали тайну рождения прославленного летчика. Аргументы и Факты (24 июнь 2019).

Әдәбият

  • 185 нче мәктәпнең тарих-туган якны өйрәнү музее фондлары.
  • Самочкин А. В. Страницы жизни. Личные воспоминания Героя СССР. — Нижний Новгород, 2004.
  • Батырлар китабы/Книга Героев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. — с. 292.

Тема буенча өстәмә