Николай Сентюков
Николай Сентюков (рус. Николай Петрович Сентюков, 15 декабрь 1923, Яңа Казанка бистәсе, ТАССР — 13 октябрь 1943, Днепропетровск өлкәсе) — Кызыл Армия лейтенанты, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Союзы Герое (1943).
Тормыш юлы
Николай Сентюков 1923 елның 15 декабрендә Яңа Казанка бистәсендә (хәзерге Татарстанның Бөгелмә районы) туа. Җиде сыйныфны тәмамлагач, тракторчы булып эшли. 1941 елда Эшче-Крестьян Кызыл армиясенә хезмәткә алына. Шул ук елны Куйбышев шәһәрендә хәрби училище тәмамлый. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1943 елда берләштерелгән команда курсларын тәмамлый[1].
1943 елның октябренә гвардия лейтенанты Николай Сенюков Дала фронтының 37 армиясе, 10 гвардия һава-десант дивизиясе, 19 гвардия һава-десант полкы ротасы белән командалык итә. Украина ССРның Днепропетровск өлкәсен азат итү вакытында аерылып тора. Верхнеднепровск районының Анновка авылы янындагы сугышларда Сентюков ротасы, камалышта калып та, оборонаны уңышлы тота һәм немецларның ике танкын юк итә. 1943 елның 13 октябрендә, немецларның контрһөҗүмен кире кагу вакытында, Сентюков шәхсән үзе дошман танкын шартлата, ләкин үзе дә һәлак була. Кабере Украинаның Днепропетровск өлкәсе, Верхнеднепровск районының Днепровокаменка авылыннан дүрт чакрым көньяк-көнбатышта[1].
СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 20 декабрендәге указы нигезендә гвардия лейтенанты Николай Сентюков үлгәннән соң Советлар Союзы Герое югары исеменә лаек була. Ленин ордены белән бүләкләнә[1][2].
Бөгелмәдә бер урамга Герой исеме бирелгән һәм бюсты куелган. Бөгелмә шәһәренең 4 нче мәктәбе шулай ук Герой исемен йөртә[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Сентюков Николай Петрович (рус.). AZ Library. Мөрәҗәгать итү датасы: 2014-6-29.
- ↑ Сентюков Николай Петровичның бүләкләү кәгазе // www.pamyat-naroda.ru. [Тикшерелгән 16 апрель 2025].
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Черепанов М.В., Панов Е.В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
- Шёл парнишке в ту пору…: герои-комсомольцы в боях за Советскую Украину в годы Великой Отечественной войны 1941–1945 гг. / авт.-сост. В. Н. Немятый и др. — К.: Молодь, 1985. — С. 265. — 367 с.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Николай Сентюков