Пётр Гаврилов


Пётр Гаврилов (рус. Гаври́лов, Пётр Миха́йлович) (1900 елның 30 июне, Казан губернасы, Лаеш өязе, Әлбәдән1979 елның 26 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Краснодар) — Hero of the USSR.png Советлар Союзы Герое (1957). Милләте ― татар[1]. Майор, 1941 елда Брест крепосте оборонасын тоткан данлыклы сугышчыларның берсе.

Язмышы катлаулы була. Әсирлеккә эләккәч, концлагерьларга эләгә. Сугыштан соң Ерак Көнчыгышка фильтрацион лагерьга озатыла. Акланып, туган ягына кайта, әмма авылдашларысалкын каршылый. Шул сәбәпле Краснодарга күченә, гади эшче була.

Сергей Смирновның крепость гарнизоны батырлыгы турында «Брестская крепость» китабы чыкканнан соң, Гавриловны халык каһарманы дип таныйлар, дәүләт бүләкләрен һәм исемнәрен кире кайтаралар, кабаттан партиягә кабул ителә.

1957 елда Петр Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

Брестның гарнизон мемориаль зиратында, хәрби хөрмәт күрсәтеп, сугышчан иптәшләре янында җирләнгән.

Тәрҗемәи хәле

1900 елның 17(30) июнендә Казан губернасының Лаеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Питрәч районы) Әлбәдән авылында туа. Милләте – татар[2][3] (керәшен татары[4]).

Әтисе улы туганчы ук (башка мәгълүматлар буенча, аңа 1 яшь булганда) вафат була.

Казан үзәк керәшен–татар мәктәбен тәмамлый[5][6][7][8]. Яшүсмер вакыттан батраклык итә, 15 яшендә Казанның бер заводында кара эшче булып эшли. Казанда Совет хөкүмәтен урнаштыру чараларында актив катнаша.

1918 елның язында Кызыл Армия сафына баса, Көнчыгыш фронтта Колчак гаскәрләренә, аннары Деникин гаскәрләренә һәм Төньяк Кавказдагы баш күтәрүчеләргә каршы сугыша. Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, армиядә хезмәт итәргә кала. 1922 елда РКП(б) сафларына керә.

1925 елның сентябрендә Владикавказ пехота мәктәбен тәмамлый. Өйләнә һәм ятим ир баланы уллыкка ала[9].

1939 елда Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлый. Майор дәрәҗәсендә 42 укчылар дивизиясенең 44 укчылар полкы командиры итеп билгеләнә[10].

1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышында катнаша. Сугыш тәмамлангач, аның полкы Көнбатыш Белоруссиягә күчерелә, 1941 елның маеннан Брест крепостендә урнаша[11].

Гарнизон җитәкчелеге аны уңайсыз командир дип саный: ул төпченүчән һәм бик бәйләнчек була, үзенә дә, башкаларга да иркенәергә ирек бирми. Сугышчылар белән әңгәмәләрендә даими рәвештә тиздән сугыш булачак, Гитлерга СССР белән тынычлык килешүен өзү берни дә тормый, дигән фикерләр әйтә. Аны сугышчылар арасында киеренкелек тудыруда гаеплиләр[11]. 1941 елның 27 июнендә партия комитеты утырышы билгеләнә, анда «уңайсыз» командирның эшен карарга тиеш булалар, ләкин ул сугыш башлану сәбәпле булмый кала[12].

Бөек Ватан сугышының беренче көненнән (1941 елның 22 июненнән) Петр Гаврилов Брест ныгытмасын алман-фашист илбасарлары һөҗүменнән саклау җитәкчеләрнең берсе. Кобра ныгытмасының Төньяк капкасы янындагы валда сугыша[13].

Брест крепосте оборонасы һәм әсирлек

undefined

Немецлар крепостька һөҗүм иткәннән соң, үз полкының 1нче батальоныннан һәм 333, 125 укчылар полкларының бүлгәләнгән подразделениеләре сугышчылар төркемен җитәкли. Моңа кадәр алар белән Гаврилов Кобра ныгытмасының Төньяк капкасы янындагы валда сугышканда җитәкчелек итә, соңрак Көнчыгыш форт гарнизонын җитәкли, монда 24 июньнән Кобра ныгытмасын саклаучылар тупланган була[10]. Гаврилов төркемендә барлыгы 400 гә якын кеше булып, алар ике зенит орудиесе, берничә 45 мм тубы һәм дүрт көпшәле зенит пулеметы белән коралланган булалар[11].

1941 елның 30 июнендә, немецлар Көнчыгыш фортны бомбага тотканда, авырлыгы 1,8 тонна булган бомбаларның берсе фортның эчке дагасына эләгә, сугыш кирәк-яраклары склады да юк ителә. Гаврилов үз төркеменнән калкалган 12 солдат белән (бөтенесенә дүрт пулемет була) казематларга яшеренә. Төркем караңгы төшкәч, ахыргача таркатылганчы, һөҗүм чыга[11].

Ялгызы калган һәм каты яралы майор 23 июльдә әсирлеккә төшә. Аны госпитальдә дәвалаган доктор Вороновичның истәлекләре буенча[14]:

« Кулга алынган майор тулы командир формасында иде, ләкин аның бөтен киеме тететелеп беткән, бите дары корымы, тузан, сакал белән капланган. Ул яралы, аңсыз хәлдә һәм бик ябык, тире белән сөяктән генә калган иде. Әсир йоту хәрәкәте дә ясый алмый, аның моңа көче җитми һәм табибларга, аның гомерен саклап калу өчен, ясалма тукландырырга туры килде. Бу аның хәлсезләнүенең ни дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Ләкин аны әсирлеккә алып лагерьга китергән немец солдатлары табибларга, моннан бер сәгать элек кенә, крепость казематларының берсендә очрашкач, йөрәге чак-чак кына типкән бу кешенең алар белән ялгызы ничек сугышканын, гранаталар ыргытканын, пистолеттан атканын, берничә гитлерчыны үтергәнен һәм яралаганын сөйлиләр.Смирнов С. С. Брестская крепость, 1965 »


Петр Гавриловның әсирлеккә алынуына бәйле нечкәлекләр билгеле түгел. Аның әсирлеккә эләгү датасын да, теге яки бу лагерьда булуын да раслый торган немец документлары да 2024 елга кадәр табылмаган. Аның үз күрсәтмәләреннән билгеле булганча, 1942 елның 5 маена кадәр ул Көньяк шәһәрдәге госпитальдә булган, аннары Кресты (Польша) төрмәсенә күчерелгән, 1942 елның 16 июненнән 1 ноябренә кадәр Хаммельбург лагеренда, аннары 1945 елның 24 апреленә кадәр Равенсбрюк концентрацион лагеренда тотылган[15].

1945 елның маенда Кызыл Армия частьләре тарафыннан азат ителә, Ерак Көнчыгыштагы фильтрацион лагерьга җибәрелә. Аны әсирлеккә эләккәннәр рәтендә НКВД җентекләп тикшерәләр, тикшерү 1946 елның июненә тәмамлана. Нацистлар белән хезмәттәшлек фактларын тапмыйлар, ирекле рәвештә кулга бирелү факты шулай ук расланмый. Петр Гавриловны, «партия билетын югалту» сәбәпле, ВКП(б) дан чыгаралар, хәрби дәрәҗәсеннән һәм «Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенә XX ел» медаленнән мәхрүм итәләр. Гаврилов япон хәрби әсирләре лагереның башлыгы булып хезмәт иткән дигән тезис беркайчан да аның үзе тарафыннан расланмаган һәм биографиясендәге ел ярым вакытны аңлату өчен соңрак барлыкка килгән, дип санала.

Сугыштан соң

Азат ителгәннән соң туган ягына кайта. Туган авылында аны салкын каршылыйлар, колхозда эш бирмиләр. Истәлекләрендә авылдашларының, хыянәтчегә ташлаган кебек, аның артыннан бәрәңге ыргытып калуларын яза. Эш эзләп район үзәгенә китә, чүлмәк яндыру фабрикасына урнаша. Бер елдан соң Краснодарга күченә. Элеккеге хәрби әсир буларак, складка кара эшче булып кына урнаша алган. Краснодарның Славянск микрорайонында яшәүчеләр искә алганча, урам бәдрәфләренең чокырларын чистарткан. Аннары дуслары ярдәме белән Краснодар приборлар төзү заводына экспедитор булып урнаша.

Соңрак Краснодарда гаиләсен югалткан хатынны очрата һәм икенче тапкыр гаилә кора. Алар Краснодар читендәге Славянск микрорайонында, 1 нче линия урамында, җиргә яртылаш кертеп эшләнгән саман йортта яшәгәннәр. Бу районда демобилизацияләнгән бик күп хәрбиләр, шул исәптән элеккеге хәрби әсирләргә һәм концлагерь тоткыннары да, яши. Алар бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар. Икенче никахтан балалары булмый. Үзенең беренче хатыны Екатерина Григорьевнаны һәм улын һәлак булганнар дип саный[16].

1950 нче еллар башында язучы Сергей Смирнов, китап язу өчен, Брест крепостен саклау турында материал туплый башлый. Ул Гавриловны һәм башка крепостьны саклаган хәрбиләрне эзләп таба һәм аларның батырлыгын дөньяга чыгара. Бу Бөек Ватан сугышының онытылган батырлыкларын торгызуның беренче очрагы була[17].

undefined

1955 елда Сергей Смирнов тарафыннан «В поисках героев Брестской крепости» дип аталган тапшырулар циклы радиога чыкканнан соң, 1956 елда язылып, 1957 елда «Брестская крепость» китабы басылып чыга, анда крепость гарнизонының батырлыгы сурәтләнә. Гавриловны халык каһарманы дип таныйлар, яңадан партиягә кабул итәләр, хәрби дәрәҗәсен, дәүләт бүләкләрен кире кайтаралар.

1956 елда Брестта, ныгытманың исән калган саклаучылары катнашында тантаналы чаралар уздыралар, җирле хатын-кызларның берсе Гавриловның беренче гаиләсенең язмышы турында сөйли. Беренче хатыны һәм үги улы исән булып чыга. 1941 елның июлендә алар күчерелүче кешеләр лагерена эләгәләр, килеп туган буталчыклыктан файдаланып, Екатерина Гаврилова улы Коля белән качалар. Аларны Брест өлкәсенең караңгы авылларының берсендә сыендыралар. Соңрак Коля партизанлык хәрәкәтенә кушыла.

undefined

1952 елда Екатерина Гавриловнаны паралич суга, 1956 елда ул Косово районы инвалидлар йортында тәрбияләнә, бу вакытта Николай армиядә хезмәт итә. Петр Гаврилов беренче хатынын Краснодарга алып китә, ләкин Екатерина берничә ай гына яши һәм 1956 елның декабрендә вафат була. Ул Краснодарның Всесвятск зиратында җирләнгән, кабере билгеле түгел.

СССР Югары Советы Президиумының 1957 елның 3 гыйнварындагы Указы нигезендә, Брест крепостен саклаганда хәрби бурычын үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, Петр Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла (№ 10807)[2][18].

Соңыннан Гаврилов СССР буенча берничә сәфәр кыла, актив рәвештә иҗтимагый эш белән шөгыльләнә. Делегацияләр, кинематографистлар һәм журналистлар белән очраша. Аңа яңа йорттан өч бүлмәле фатир бирәләр. 1968 елдан гомеренең ахырына кадәр Краснодарда Светлая урамындагы 103 нче йортта яши (1980 елда ул Гаврилов урамы дип үзгәртелә). 1971 елда «Брест крепость-герой» мемориаль комплексын ачу тантанасында катнаша[19].

1979 елның 26 гыйнварында Краснодарда вафат була, васыяте буенча Брест гарнизон мемориал каберлегендә җирләнгән.

Хәтер

  • Брестта Гаврилов урамындагы бинага Герой сурәте белән мурал ясалган (2021)[20].
  • Брестта 23 нче мәктәп һәм бер урам Герой исемен йөртә.
  • 2022 елның 22 июнендә Татарстанның Питрәч районында Геройга бюст куелган[21].
  • Краснодарда Герой яшәгән урам Петр Гаврилов исемен йөртә, ул яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылган[22].
  • Казанда Җиңү Паркындагы мемориаль комплекс пантеонында Советлар Союзы Герое Гаврилов Петр Михайловичның фамилиясе, исеме язылган такта урнаштырылган[23].
  • 2020 елда Герой барельефы Казанның Р. Петров исемендәге паркында дары заводы хезмәткәрләренең Дан аллеясында урнаштырылган.
  • 2010 елның 30 июнендә, каһарманның тууына 110 ел тулу уңаеннан, туган авылы Әлбәдәндә музее ачыла[24].
  • Гаврилова исеме белән Казанда, Краснодарда, Иркутскта һәм Питрәчтә урамнар аталаган.
  • Питрәч районының Әлбәдән авылындагы колхозга Герой исеме бирелгән була.
  • Үзәк Тянь-Шаньдә П. М. Гаврилов исеме белән тау түбәсе аталган[25].

Сәнгатьтә чагылышы

undefined

.

1957 һәм 1959 елларда Брест крепостен саклаучыларга багышланган беренче китаплары («Брест крепосте» һәм «Герои Брестской крепости») чыкканнан соң, Сергей Смирнов «Брестская крепость» китабының яңа, шактый эшкәртелгән һәм тулыландырылган басмасын әзерләүгә ун елын багышлый. Әлеге хезмәте өчен ул 1965 елда әдәбият һәм журналистика өлкәсендә Ленин премиясенә лаек була[26].

Петр Гавриловның шәхси истәлекләре Краснодарда ике тапкыр: 1975 һәм 1980 елларда басылып чыга[27][28].

Петр Гавриловның батырлыгына берничә кинофильм багышланган:

  • «Бессмертный гарнизон» фильмы (1956)[29].
  • «Битва за Москву» фильмы (1985)[30].
  • Фильм «Брестская крепость» (2010)[30].

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

  1. Рифат Каюмов. Брест өчен көрәшкән Петр Гавриловның шәхси карточкасында милләте татар дип күрсәтелгән. Татар-информ, 13.04.2023
  2. 1 2 Гаврилов Пётр Михайлович // Герои страны Архивная копия от 20 февраль 2012 на Wayback Machine.
  3. «Сражается крепость» автобиографик әсәрендә, Идел буе төбәгендә Октябрь Инкыйлабында катнашу вакыйгаларын искә алып, Гаврилов үзе болай дип яза:

    Дары заводы эшчеләре Идел буена җыелдылар. Алар арасында мин дә бар идем, русча начар белә торган унҗиде яшьлек татар егете.

    Гаврилов П. М. Сражается крепость: Документальная повесть / [Лит. запись А. И. Макаренко]. — Краснодар: Краснодарское книжное издательство, 1975. — 94 с.: ил.
  4. Кипец А. А. Герой Советского Союза Пётр Михайлович Гаврилов. Урок ценою судеб: Материалы междунар. студ. науч.-практ. конф. (15—16 мая 2013 года).Мн.: Изд. центр БГУ]], 2013. — ISBN 978-985-553-148-8. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2016. Архивировано 19 август 2016 года.
  5. Казанская центральная крещёно-татарская школа // Татарская энциклопедия. В 6 томах / Гл. ред. М. Х. Хасанов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии, 2006. — Т. 3: К — Л. — С. 65. — 664 с. — ISBN 5-902375-03-7.
  6. Центральная крещёно-татарская школа // Республика Татарстан: Православные памятники (середина XVI — начало XX веков) / Авт. кол.: Е. В. Липаков]] (рук.), Е. В. Афонина]], Е. Б. Долгов]], Г. И. Середа]], И. В. Якимов; Отв. ред. Ю. И. Смыков]]. — Казань: Фест, 1998. — С. 51. — 304 с. — ISBN 5-900866-06-8.
  7. Хабибуллин А. А. Народы Среднего Поволжья и Приуралья: история и культура. — Казань: Меддок, 2008. — С. 172. — ISBN 5-9716-0009-5.
  8. Елдашев А. М. Василий Тимофеев и крещёно-татарская школа // Звезда Поволжья. — 2012. — 11 октября. Архивная копия от 2 июнь 2017 на Wayback Machine
  9. Аскарова Л. Р. Майор Гаврилов из Пестрецов - защитник Брестской крепости // Махмут Гареев: военный, ученый и общественный деятель (к 100-летию со дня рождения) : Сборник статей Всероссийской научной конференции, Казань, 20–21 июня 2023 года. — Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2023. — С. 189—195.
  10. 1 2 БРЭ, 2006
  11. 1 2 3 4 Герой Советского Союза П.М.Гаврилов. www.cbsvit.by (30 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  12. Иванычева О. Брестская крепость: здесь началась война // Казанские ведомости. — 2023. — № 76. — С. 12—13.
  13. Гаврилов П. М. Сражается крепость (Литературная запись А.И.Макаренко). — Краснодар: Краснодарское книжное издательство, 1975.
  14. Смирнов С. С. По следам нового героя // Брестская крепость. — М.: Раритет, 2000. — 406 с. — ISBN 5-85735-119-7.
  15. Майор Гаврилов. Рассекреченный Конспект. Новые факты обороны Брестской крепости. www.tass.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  16. Любимова О. Последний защитник. За что травили героя Брестской крепости Петра Гаврилова. www/kazan.aif.ru (24 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 0245.
  17. Дулевич Е. Подвиг Сергея Смирнова или как мир узнал о Брестской крепости. www.websmi.by (21 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  18. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 3 января 1957 года «О присвоении звания Героя Советского Союза»
  19. Измайлов И. Великие воины Татарии: командир бессмертного гарнизона Петр Гаврилов (16 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  20. Павел БОГУШ. Мурал в честь Петра Гаврилова появился на многоэтажке в Бресте. www.sb.by (27 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  21. В Пестречинском районе открыли бюст Героя Советского Союза Петра Михайловича Гаврилова. www.tatarstan.er.ru (22 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  22. Памятное место, где жил участник обороны Брестской крепости Герой Советского Союза П.М.Гаврилов
  23. "Ил геройлары" сайтында Гаврилов Петр Михайлович бите
  24. Музей Героя Советского Союза П. М. Гаврилова в д. Альвидино. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2014. Архивировано из оригинала 16 декабрь 2010 года.
  25. Как получилось, что в честь разнорабочего с Казанского порохового завода назвали пик в Центральном Тянь-Шане? tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  26. Ирина Павлюткина. Дорога к Брестской крепости. Красная Звезда (17 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
  27. Гаврилов П. М. Сражается крепость. — Краснодар: Книжное издательство, 1975. — 94 с.
  28. Гаврилов П. М. Сражается крепость. — 2-е изд., испр. и доп.. — Краснодар: Книжное издательство, 1980. — 142 с.
  29. ВОЕННОЕ КИНО "Бессмертный гарнизон" (1956). www.polkrf.ru (29 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  30. 1 2 Майор Гаврилов: казанский «Терминатор» из подвалов Брестской крепости. www.mkam.business-gazeta.ru (14 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.

Әдәбият

  • Звягинцев В. Трибунал для героев. — М.: ОЛМА-ПРЕСС, 2005. — 574 с. — (Досье). — 3000 экз. — ISBN 5-94849-643-0.
  • Большой Кавказ — Великий канал [Электронный ресурс]. — 2006. — С. 196. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 4). — ISBN 5-85270-333-8.
  • Гаврилов П. М. // Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз.
  • Люди несгибаемой воли // Героическая оборона / Сост. М. И. Глязер, Г. И. Олехнович, Т. М. Ходцева, Л. В. Киселёва. — Мн.: Госиздат БССР, 1963.
  • Мирный И. А. {{{заглавие}}}. — Пятигорск: Картинформ, 2004. — С. 56. Архивировано 29 сентябрь 2007 года.
  • Навечно в сердце народном / Редкол.: И. П. Шамякин (гл. ред.) и др. — 3-е изд., доп. и испр. — Мн.: Белорусская советская энциклопедия, 1984. — С. 108. — 607 с. — 65 000 экз.
  • Смирнов С. С. Брестская крепость. — М.: Молодая гвардия, 1965. — 496 с. — (Тебе в дорогу, романтик). — 200 000 экз. Архивная копия от 29 сентябрь 2007 на Wayback Machine
  • Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1963. — С. 93—99. — 680 с. — 10 000 экз.

Сылтама

Тема буенча өстәмә