Иван Башкиров (1926)

РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Башкиров.

Иван Сергеевич Башкиров (рус. Иван Сергеевич Башкиров; 1926 ел, Завод-Нырты, Саба районы, ТАССР1945 елның 5 феврале, Польша) — Совет хәрби хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, 487 нче Кызыл байраклы укчылар полкының пулемет расчеты командиры (Суворов орденлы 143 нче Кызыл байраклы укчылар дивизиясе, 47 нче армия, I Белоруссия фронты), сержант. Советлар Союзы Герое (1945).

undefined
undefined

Тәрҗемәи хәле

Иван Башкиров 1926 елда Татарстан Республикасының Саба районы Завод-Нырты авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте — рус. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли. 1943 елның ноябрендә Саба районы хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына.

1945 елдан Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясе әгъзасы.

Бөек Ватан сугышында катнашуы

Иван Башкиров запастагы укчылар полкында хәрби өйрәнү курсын үткәч, 1944 елның июнендә I Белоруссия фронтының 143 нче укчылар дивизиясе 487 нче укчылар полкына җибәрелә. 47 нче армия составында «Багратион» Белоруссия стратегик операциясенең состав өлеше — Люблин-Брест һөҗүм операциясендә (1944 елның 18 июле — 2 августы), Варшава янында барган сугышларда; Висло-Одер стратегик операциясенең состав өлеше — Варшава-Познанка һөҗүм операциясендә (1945 елның 14 гыйнвары — 3 феврале) катнаша.

1944 елның 21 июлендә Люблин-Брест операциясе барышында 487 нче укчы полкның 5 нче укчы ротасы укчысы Иван Башкиров Волын өлкәсенең Грабово авылыннан көньяк-көнчыгыштарак 186,5 биеклегенә һөҗүм итү сугышында дошманның 4 солдатын мылтыктан атып үтерә. Биеклекне штурмлаганда дошман пулеметы взводның алга баруын туктата. Иван Башкиров мылтыктан ату нәтиҗәсендә ут ноктасын киметеп, взводны алга җибәрүне тәэмин итә. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

1944 елның 13 сентябрендә Прага крепосте (Варшава бистәсе) өчен барган һөҗүм сугышында станоклы пулемет төзәүчесе Иван Башкиров үзенең пулеметы белән бергә җәяүлеләрнең сугышчан сафларыннан кыю гына алга чыга һәм оста итеп яшеренә. Һөҗүм башлангач, фланг уты белән дошманның 2 пулемет ноктасын, 12 солдатын һәм офицерын юк итә, шуның белән 1 нче укчы ротаның уңышлы хәрәкәтен тәэмин итә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Батырлыгы

1945 елның 14 гыйнварында разведка барышында Варшавадан төньяктарак урнашкан районда «Максим» пулемет уты белән дошманның 3 контрһөҗүмен кире кага, 35 солдат һәм офицерны юк итә. 1945 елның 15 гыйнварында Легионово шәһәре тирәсендә Висла елгасын кичкәндә, беренче булып үзенең пулеметы белән алга чыга һәм полк подразделениеләренә елганың сул ярына чыгарга ярдәм итә. Варшава — Модлин шоссесын алгач, дошманның 3 автомашинасын юк итә.

1945 елның 5 февралендә Дойч-Кроне шәһәре өчен барган сугышта һәлак була. Иң элек Алманиянең Бранденбург провинциясе Дойч-Кроне округының Кварим торак пункты территориясендә, соңрак геройның җәсәде Польшаның Көнбатыш-Поморье воеводалыгы Щецин шәһәрендәге хәрби зиратка җирләнә.

Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1945 елның 27 февралендәге Указы нигезендә немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлык һәм каһарманлыгы өчен сержант Башкиров Иван Сергеевичка вафатыннан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Советлар Союзы Герое исемен бирүгә бүләкләү кәгазеннән:

« 1945 елның 14 гыйнварында иптәш Башкиров пулемет расчеты белән идарә итеп, Варшавадан төньяктарак районда немецларның оборонасын разведкалаганда, үзенең «Максим» пулеметы уты белән немецларның 3 контрһөҗүмен кире кага. Бу контрһөҗүм вакытында иптәш Башкиров үз уты белән 35 немецны юк итте. 1945 елның 15 гыйнварында шул ук районда немецларның оборонасын өзгәндә иптәш Башкиров Висланың сул ягындагы плацдармны яулап алганда, беренче булып үзенең пулеметы белән алга чыкты һәм үзенең пулемет уты белән безнең подразделениеләрнең Висла елгасының сул ягына чыгуын тәэмин итте. Варшава-Модлин шоссесын алгач, ул яңадан батальон подразделениеләреннән алда иде һәм яндыргыч пулялар белән дошманның 3 автомашинасын, шул исәптән бер җиңел машинасын юк итте, биредә немец армиясе полковнигы үтерелде. Пулемет ротасының парторгы буларак, иптәш Башкиров үзенең батырлыгы һәм каһарманлыгы белән ротаның калган сугышчыларын батырлыкка рухландыра. «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек.
Кызыл Байраклы 487 нче полкның командиры, подполковник Тарасов. 1945 елның 19 гыйнвары
»

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Саба районы үзәге Байлар Сабасы бистәсенең Геройлар аллеясында геройның күкрәктән өстенрәк сурәте куелган[2].
  • Саба районыныд Завод-Нырты авылында геройга күкрәктән өстенрәк сурәте урнаштырылган.
  • Геройның исеме Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе»нә бирелә. Байлар Сабасы бистәсендә Иван Баширов урамы бар[3].
  • Иван Башировның туган авылы мәктәбендә һәм район тарих музеенда геройга багышланган экспозиция эшли[3].

Искәрмәләр

  1. Башкиров Иван Сергеевич (рус.). pamyat-naroda.ru.
  2. Мемориальный комплекс. Бюст Героя Советского Союза Башкирова И.С. 2014 (рус.). tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2025.
  3. 1 2 Башкиров Иван Сергеевич (рус.). «Герои Отечества» общественный проект Приволжского федерального округа. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2025.

Әдәбият

  • Батырлар китабы/Книга Героев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2000.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә