Григорий Романов
Григорий Григорьевич Романов (23 сентябрь 1907, Кәкрекүл, Иске Мукшы (Кәкрекүл) вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 28 июнь 1987, Алабуга, Татарстан АССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия капитан. Советлар Союзы Герое (1945)[1].
Тормыш юлы
1907 елның 23 сентябрендә Казан губернасы, Чистай өязе (хәзерге Аксубай районы) Кәкрекүл авылында туган. Мәктәпнең биш сыйныфын, 1932 елда Казан коммунистик университетын тәмамлый.
Туган авылында уку ызбасы мөдире, авыл советы рәисе, «Большевик» колхозы рәисе, ВКП(б)ның Аксубай районы комитетында пропаганда һәм агитацияләү бүлеге мөдире булып эшли.
Бөек Ватан сугышында
1941 елның 22 сентябрендә Кызыл армия сафларына алына. 1942 елда хәрби-сәяси курслар тәмамлый, шул ук елның 15 маенда кече политрук дәрәҗәсендә Калинин фронтының 30 армиясе, 5 укчылар дивизиясенә артиллерия батареясе политругы итеп җибәрелә[2]. Беренче тапкыр сугышка 1942 елның 12 августында Көнбатыш фронтта Вязьма янында керә. Калинин, Көньяк-Көнбатыш, I Белоруссия фронтларында сугыша[3].
Ржев шәһәре өчен барган сугышларда, Ростов өлкәсен азат итүдә (1942), Днепропетровскны азат итүдә (1943), Белоруссия операциясендә, шул исәптән Бобруйск, Барановичи, Беловежа шәһәрләрен, Польшаны азат итүдә катнаша.
Батырлыгы
1944 елның октябрендә гвардия өлкән лейтенанты Григорий Романов 44 гвардия укчылар дивизиясенең 128 гвардия укчылар полкында (105 укчылар корпусы, 65 армия, I Белоруссия фронты) ут взводы белән командалык итә. Сероцк шәһәреннән (Польша) төньяктарак Нарев елгасы янындагы плацдармны саклаганда батырлык күрсәтә. 1944 елның 5 октябрендә Романов взводы немецларның күпсанлы контрһөҗүмнәрен кире кайтара, дошманның 5 танкын һәм күпсанлы солдатларын һәм офицерларын юк итә. Ярдәмгә килеп җиткән укчылар батальоны дошман һөҗүмен тулысынча кире кагарга булыша. Яраланган командирны медсанбатка озаталар, соңыннан геройның төрле авырлыктагы 17 яра алуы билгеле була. Аның уң кулын ампутациялиләр, гомерен саклап калалар. Романов госпитальдә ярты елдан артык дәвалана һәм инвалидлык буенча демобилизацияләнә[2].
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 21 февралендәге Указы нигезендә, «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», гвардия өлкән лейтенанты Григорий Романов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 5998) тапшырыла[2].
Сугыш беткәч, капитан дәрәҗәсендә Романов запаска китә. КПССның Аксубай һәм Алабуга район комитетларында беренче секретарь булып эшли. 1946–1954 елларда СССР Югары Советы депутаты.
1987 елның 28 июнендә вафат була, Алабуга шәһәрендә җирләнгән[2].
Дәүләт бүләкләре
Ике Ленин (1945, 1954), I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры[2].
Исемен мәңгеләштерү
Искәрмәләр
- ↑ Романов Григорий Григорьевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Григорий Романов
- ↑ Романов Григорий Григоревич (1907-1987) (рус.). tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2025.
- ↑ В селе Кривоозерки на фасаде школы имени Героя Советского Союза Григория Григорьевича Романова состоялось торжественное открытие мемориальной доски. www.aksubaevo.bezformata.com (23 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2025.
- ↑ В Елабуге почтили память Героя Советского Союза Григория Романова. www.tatar-inform.ru (22 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2025.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 128. — ISBN 978-5-298-04481-3.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025. С.122.