Николай Алтынов

Николай Николай улы Алтынов (рус. Алтынов Николай Николаевич; 10 февраль 1924, Осоко-Кавал[d]29 июль 1997, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, танк механик-йөртүчесе, старшина. Советлар Союзы Герое (24.03.1945)[1].

undefined
undefined

Тормыш юлы

1924 елның 10 февралендә ТАССРның Арча кантоны (Юдино районы, хәзерге Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы) Осоко-Ковали авылында (юкка чыккан авыл), крестьян гаиләсендә туа[2]. Милләте — рус. Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлагач, Юдино машина-трактор станциясендә тракторчы, тракторчылар бригадасы бригадиры булып эшли[2].

1942 елның августында Юдино район хәрби комиссариаты тарафыннан Совет Армиясенә алына. 1944 елдан Советлар Союзының Коммунистлар партиясе әгъзасы[1].

Бөек Ватан сугышында

Сугышны Дала фронтында Белгород — Харьков һөҗүм операциясендә (1943 елның 3 — 23 августы) — Курск дугасындагы сугышның йомгаклау этабында катнашып башлый. Бу операция барышында 1 механикалаштырылган корпус 53 армия составында Белгород һәм Харьковны азат итүдә катнаша.

1 механикалаштырылган корпусның 219 танк бригадасында Дала, II Украина һәм I Беларус фронтларында бригада кораллануында булган Т-34 һәм «Шерман» (М4-А2) урта танкларының механик-йөртүчесе сыйфатында сугыша.

Польша территориясендә Висло-Одер стратегик операциясенең состав өлеше булган Варшава — Познань һөҗүм операциясендә батырлык күрсәтә.

Һөҗүм вакытында 2 гвардия танк армиясе составында Магнушев плацдармыннан үзенең танкында 400 чакрымнан артык араны ватылмыйча, һәлакәтләрсез һәм мәҗбүри тукталышларсыз уза, дошманның күпсанлы солдатын һәм техникасын юк итә. Оборона өзүнең беренче көннәрендә танк экипажы дошманның миномет батареясын, берничә автомашинасын, хәрби йөкләр һәм солдатлар төялгән йөк арбаларын юк итә. 1945 елның 21 гыйнварында беренче булып дошман миналаган күпер аша Нотець елгасын кичә, Лукатц-Кройц (Кшиж) шәһәренә бәреп керә, анда танк чылбыры белән дошманның артиллерия батареясен юк итә, тимер юл тукталышына бәреп керә, биредә Николай Алтыновның танкы сугыш техникасы төягән паровозны утка тота.

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә, немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк дәрәҗәдә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, Алтынов Николай Николаевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены белән «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

Советлар Союзы Герое исемен бирүгә бүләкләү кәгазеннән:

« 1945 елның 17-26 гыйнварында үзенең М4-А2 танкында һәлакәтләрсез, ватылмыйча һәм мәҗбүри тукталышларсыз 400 чакрымнан артык юл үтә. Үткән юлда иптәш Алтынов үзенең техникасын яхшы дәрәҗәдә белүен һәм немец-фашист ерткычларын тар-мар итүен күрсәтте. Ул танк чылбырлары нигезендә үз юлындагы очраган 80 нән артык немецны, хәрби мал-мөлкәт тутырылган 60 йөк арбасын, 7 автомашинаны һәм немецларның миномет батареясын сытып узды.

Бигрәк тә иптәш Алтынов Клодава, Кутно һәм Кольмар шәһәрләрен азат итү өчен барган сугышларда батырлык күрсәтте.

1945 елның 23 гыйнварында иптәш Алтынов, оста маневр ясап, дошманны алдый һәм беренче булып Нотець елгасы аша кичүгә керә һәм немецларга күперне шартлатырга ирек бирми. Шул рәвешчә, безнең гаскәрләргә Польша-Германия чиген кичеп, немецларны үз җирләрендә тар-мар итәргә мөмкинлек тудыра.

1945 елның 26 гыйнварында иптәш Алтынов беренче булып Кольмар шәһәренә бәреп керде, анда артиллерия батареясын танк чылбырлары белән сытып юкитте, тимер юл тукталышында танклар төялгән эшелонны алып бара торган паровозны юлдан чыгарды.

Хөкүмәтнең иң югары бүләгенә – «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек.
Кременчуг Кызыл Байраклы 219 танк бригадасы командиры, гвардия подполковнигы Вайнруб[3].
»

Сугыштан соңгы тормышы

1947 елда Николай Алтынов демобилизацияләнә, Татарстанга кайта. Юдино машина-трактор станциясендә, соңрак совхозда инженер-механик булып эшли. 1947 елдан отставкада.

1957 елдан Казан шәһәрендә яши. 1970—1988 елларда «Союз» Казан моторлар төзү заводында компрессор җайланмаларын слесарь-ремонтлаучы булып хезмәт итә[2].

1997 елның 29 июлендә вафат була, Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы Шыгай авылы зиратына җирләнгән[1][2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

  • 2005 елда Казанның Киров районындагы Урман-парк урамының бер өлеше Алтынов урамы итеп үзгәртелә[5];
  • Харьков өлкәсе Казачья Лопань авылында урнашкан мемориаль музейда Беренче Красноград механикалаштырылган корпусының герой сугышчыларына багышланган экспозиция ясалган. Аның бер өлешендә старшина Николай Алтыновның да портреты урнаштырылган;
  • Яшел Үзән шәһәренең Җиңү паркында Советлар Союзы Героена мемориаль такта куелган;
  • 2015 елның 9 маенда шәһәрнең Тынычлык бистәсенең Комаров урамында Николай Алтынов исемендәге парк ачыла. Бу паркта Россия Федерациясенең оборона министрлыгы тарафыннан бүләк ителгән 40 тонналы Т-80 танкы урнаштырылган[6];
  • Казан шәһәренең Җиңү паркы Геройлар аллеясында Николай Алтыновка мемориал такта эленгән[7];
  • 2014 елның 9 маенда Яшел Үзән шәһәренең Җиңү паркында Геройга мемориал барельеф куела[7][8];
  • 2005 елда Казанның Николай Алтынов урамында истәлек ташы куела[2][7];
  • Яшел Үзән шәһәренең 15 нче урта гомуми белем мәктәбенә Николай Алтынов исеме бирелә[9].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Алтынов Николай Николаевич (рус.). «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2026.
  2. 1 2 3 4 5 Алтынов Николай Николаевич. Татар энциклопедиясе TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2026.
  3. Алтынов Николай Николаевич (рус.). Международный патриотический интернет-проект "Герои Страны". Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2025.
  4. 1 2 3 4 Алтынов Николай Николаевич (рус.). pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2025.
  5. Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани», archived from the original on 2019-09-14, retrieved 2021-08-10 
  6. В Зеленодольск из Свердловской области отправили танк Т-80 (рус.). Реальное время (21 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2026.
  7. 1 2 3 Алтынов Николай Николаевич (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа "Герои Отечества".
  8. В Зеленодольске открыт барельеф Николаю Алтынову (рус.). Татарстан фронту (12 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2026.
  9. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов имени Героя Советского Союза Н.Н.Алтынова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" (рус.). edu.tatar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2025.

Әдәбият

  1. Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К.: ТКН. 1966.
  2. Белокопытов В. И., Шевченко Н. Я. Их именами названы улицы Казани. К.: ТКН, 1977.
  3. Герои Советского Союза — наши земляки. К.: ТКН, 1985.
  4. Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. К.: ТКН, 1990.
  5. Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
  6. Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Тема буенча өстәмә