Бари Габдрахманов


Бари Гали улы Габдрахманов (рус. Габдрахманов, Бари Галеевич; (19121944) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия кече сержанты. Советлар Союзы Герое (1944).

Тәрҗемәи хәле

Бари Габдрахманов 1912 елның 25 маенда Кармыш авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте — татар. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Донбасста, Мәскәүдә, Пермьдә эшли.

1941 елның 14 сентябрендә Бөек Ватан сугышына мобилизацияләнә. Көнбатыш, Дон, Воронеж, II Украина фронтларында сугыша. Сталинград, Курск, Полтава, Днепр янындагы сугышларда, Кировоград операциясендә катнаша[1].

Батырлыгы

1943 елның җәенә 95 гвардия укчылар дивизиясе, 233 гвардия артиллерия полкы туп төзәүчесе туп номеры була. 1943 елның июлендә үзенең беренче хәрби бүләген — «Батырлык өчен» медален ала.

1943 елның 14 сентябрендә Габдрахманов, туп коруда гаҗәеп тизлек күрсәтеп, дошманның 2 танкын бәрә. 1943 елның 19 сентябрендә Строжков хуторы өчен барган сугышта немецларның контрһөҗүмен кире кагуда катнаша, дошманның 1 танкын, 1 танкка каршы тубын эштән чыгара һәм 17 солдатын һәм офицерын юк итә. Ул сугышлар өчен Габдрахманов Кызыл Йолдыз орденына лаек була.

1943 елның ноябрь аенда Зыбкое торак пункты өчен барган сугышта Габдрахмановның расчеты дошманның күзәтү пунктын, 2 пулеметын, 16 солдатын һәм офицерын юк итә. 21-22 ноябрендә Ивановка торак пункты өчен барган сугышта артиллеристлар дошманның 3 пулеметын, 1 блиндажын, 9 солдатын һәм офицерын юк итәләр. Бу сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен Габдрахманов III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1944 елның 15 гыйнварында 5 гвардия армиясе, 95 гвардия укчылар дивизиясе, 233 гвардия артиллерия полкы туп төзәүчесе кече сержант Бари Габдрахманов Кировоград өлкәсенең Грузское авылы янындагы бәрелештә дошманның бер танкын, ике штурмлау тубын һәм ике пулеметын сафтан чыгара. Туп коручы белән икәү калып, соңгы снаряд беткәнчегә кадәр дошманны утка тота. Бу сугышта кече сержант авыр яралана һәм 1944 елның 23 гыйнварында алган яраларыннан вафат була. Кировоград шәһәрендә Мәңгелек Дан Пантеонында җирләнгән.

Командованиенең сугышчан бурычларын үрнәк рщвештщ башкарган, батырлык һәм каһарманлык күрсәткән өчен, СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 13 сентябрендәге Указы нигезендә кече сержант Бари Гали улы Габдрахмановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлеменнән соң).

Исемен мәңгеләштерү

  • Кировоградта Бари Гали улы Габдрахманов исеме белән урам аталган. Шәһәрнең Мәңгелек дан пантеонындагы истәлек стеласына исеме уеп язылган.
  • Герой укыган Карамыш авылы мәктәбенә исеме бирелгән, бюсты һәм мемориал такта куелган[2].
  • Район үзәге Чирмешәндә шулай ук бер урам Герой исемен йөртә, бюсты урнаштырылган.

Искәрмәләр

  1. В этот день в 1912 году родился Герой Советского Союза Бари Габдрахманов (25 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2025.
  2. В Татарстане открыли мемориальную доску Герою Советского Союза Бари Габдрахманову. www.polk.press (6 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2025.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Черепанов М.В., Панов Е.В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә