Гордей Филиппов
Филиппов Гордей Иванович (1 гыйнвар 1904, Катюшино, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 14 сентябрь 1982, Щёлково) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, рядовой. Советлар Союзы Герое (27 июнь 1945).
Тормыш юлы
1904 елның 1 гыйнварында Казан губернасы, Спас өязе, Катюшино авылында (хәзерге Әлки районы) крестьян гаиләсендә туа. Чиркәү каршындагы мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. 10 яшеннән батраклыкта. 1921 елдан хәзерге Түбән Новгород һәм Ярославль өлкәләрендә торф предприятиеләрендә эшли. Сугыш башлангач туган ягына кайта.
Бөек Ватан сугышында
1942 елның октябрендә ТАССРның Куйбышев РВК тарафыннан Кызыл Армиягә алына. Сугышчан чыныгуны Сталинград өчен барган сугышларда уза[1].
530 нчы танк һөҗүменә каршы артиллерия полкының (28 нче армия) туп төзәүчесе. 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943), Ростов (1943), Белоруссия (1944), Мемель (1944), Варшава-Познань (1945) һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша[2].
1945 елның 30 апрелендә батарея тубы төзәүчесе кызылармияче Филиппов Менниг-Зее күле (Берлиннан 40 чакрым көньяктарак) янында барган каты сугыш вакытында, дошман камалышында һәм көчле уты астында, 30 метр аралыктан туры төзәп дошманның 1 танкын һәм 2 үзйөрешле тубын яндыра. Туптан, автоматтан һәм гранаталардан атып, дошманның 100 гә якын солдатын һәм офицерын юк итә. Ярты сәгать буе бер ялгызы дошман колоннасы белән тигезсез сугыш алып бара, үз чиген саклап кала һәм немецларга юлны үз кулларына төшерүгә ирек бирми.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 27 июнендәге Указы нигезендә, «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», кызылармияче Филиппов Гордей Ивановичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[3].
Сугыш беткәч демобилизацияләнә. Рыбинск шәһәрендә яши һәм эшли, соңрак Мәскәү өлкәсенең Щёлковога күченә.
1982 елның 14 сентябрендә вафат була, Щелково шәһәрендә җирләнгән.
Дәүләт бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале (27.06.1945)[3];
- Ике Ленин ордены (27.06.1945; 1954)[4];
- Кызыл Йолдыз ордены (25.03.1945)[5];
- «Сугышчан казанышлар өчен» медале (30.09.1944)[6].
Исемен мәңгеләштерү
- Ярославль өлкәсенең Тихменёво бистәсендәге Киров урамы, 6 йорт адресы буенча, Герой яшәгән йортка мемориаль такта куелган[7].
- Базарлы Матак авылында урам һәм Щелково шәһәрендә укучылар йорты Герой исемен йөртә.
- Базарлы Матакта Геройлар паркында Г. Филипповның барельефы белән мемориал урнаштырылган.
- Геройның туган авылы Катюшинода мемориаль такта урнаштырылган.
- Чуаш Борнае авылы мәктәбендә һәм район музеенда Герой истәлегенә стенд бизәлгән[8].
Искәрмәләр
- ↑ Филиппов Гордей Иванович (1.1.1904—14.9.1982) // www.tatfrontu.ru (06.03.2025)
- ↑ Филиппов Гордей Иванович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
- ↑ 1 2 «Память народа» сайтында Советлар Союзы Герое исемен бирү турында бүләкләү кәгазе.
- ↑ «Память народа» сайтында Ленин орденнары белән бүләкләү турында мәгълүмат, мөрәҗәгать итү датасы: 06.03.2025.
- ↑ «Память народа» сайтында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләү кәгазе, мөрәҗәгать итү датасы: 06.03.2025.
- ↑ «Память народа» сайтында «Сугышчан казанышлар өчен» медале белән бүләкләү кәгазе, мөрәҗәгать итү датасы: 06.03.2025.
- ↑ Кочкин Николай. В Память о Герое Советского Союза Гордее Филипповне. www.nz76.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2025.
- ↑ Герой Советского Союза Филиппов Гордей Иванович // www.slava-dan.tatarstan.ru (дата обраения: 6.3.2025)
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои огненных лет: Очерки о Героях Советского Союза — ярославцах / сост.: И. И. Сидоров, Б. П. Румянцев; предисл. А. Еременко. — 3-е изд. — Ярославль: Верхне-Волжское книжное издательство, 1985. — С. 402—403. — 455 с. — (Сорокалетию Великой Победы посвящается). — 50 000 экз.
- Герои Советского Союза — наши земляки. — Казань, 1985. — С. 120—123.
- Навечно в сердце народном / Редкол.: И. П. Шамякин (гл. ред.) и др. — 3-е изд., доп. и испр. — Мн.: Белорусская советская энциклопедия, 1984. — С. 580. — 607 с. — 65 000 экз.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Гордей Филиппов