Александр Афанасьев
Тәрҗемәи хәле
1920 елның 25 июлендә Татарстан АССРның Зөя кантоны Карагуҗа авылында (хәзерге Татарстанның Югары Ослан районы) авылында крестьян гаиләсендә туа. Түбән Ослан мәктәбен, Алабуга шәһәрендә механизаторлар курсларын тәмамлаган. Борнаш МТСында тракторчы булып эшли[1].
Батырлыгы
1938 елның маенда Татарстан АССРның Ослан район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә алына. 1940 елда Ленинград танк-техник училищесын тәмамлый. 1941 елда Югары Ослан РВК тарафыннан мобилизацияләнә[2]. 1941 елның октябреннән Мәскәүне саклый. 1942 елның гыйнварында контузия ала, ләкин шул ук елның сентябрендә фронтка кайта һәм 1943 елның февраленә кадәр Сталинград янында сугыша. 1943 елның апрелендә Александр Афанасьев каты яралана һәм июньгә кадәр Казандагы госпитальдә ята. Терелгәннән соң, 50 танк бригадасына җибәрелә, анда Үзәк фронтта сугыша, Курск сугышында, Орел һәм Чернигов-Припятск һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 елның гыйнвар ахырында Винница (Украина) янында, 1944 елның февралендә Корсунь-Шевченковский һәм 1944 елның март-апрелендә Умань-Ботошани һөҗүм операцияләре барышында дошман контрһөҗүмнәрен кире кайтара[1]. 1944 елның февралендә Тыновка авылы өчен сугышта батырлык күрсәтә, дошманның берничә тубын һәм пехотасын юк итә. Җиңелчә яралана, әмма сугышын дәвам итә[3].
1944 елның июлендә өлкән лейтенант Александр Афанасьев I Белоруссия фронтының 2 танк армиясе, 3 танк корпусы, 51 танк бригадасының танк ротасы белән командалык итә[3]. Белоруссия стратегик һөҗүм операциясе (Люблин-Брест юнәлеше) барышында батырлык һәм югары дәрәҗәдә профессиональлек күрсәтә. 22 июль көнне аның подразделениесе Люблинга төньяк-көнчыгыш юнәлешеннән һөҗүм белән сугышка керә. Александр Афанасьев ротасы, бригаданың алдагы отряды буларак хәрәкәт итеп, дошман тылына тирән үтеп керә, урман сукмаклары һәм авыл юллары буйлап яшерен хәрәкәт итә[4].
23 июльдә Александр Афанасьев командалыгындагы танкистлар немецларның зур олавын кулга төшерәләр һәм юк итәләр, хәрби йөкләр төялгән 500 олау, 1000 ат, тугыз автомобиль һәм дүрт кыр кухнясын алалар. Сугыш барышында дошманның берничә дистә солдаты юк ителә, 86 әсир алына, йөзләрчә кеше урманга тарала.
24 июльдә Люблинга якынлашканда танкистлар тагын бер колоннаны тар-мар итә. Бу сугышта А.П. Афанасьев тягачлары һәм расчетлары белән дошманның 3 авыр тубын юк итә, ә тагын 3 тубын тягачлары белән төзек килеш кулга төшерә. Шул ук көнне Люблинны алуда катнаша.
1944 елның 25 июлендә Афанасьев ротасы, чигенүче немец частьларын шактый узып, Пухачув (Люблин воеводалыгы, Польша) шәһәренә бәреп керә. Совет танклары шәһәргә керү юлында ук дошманның расчетлары белән ике тубын изеп, гарнизонда паника тудыра. Урамда тагын 2 немец танкын юк итәләр. Немецларның артиллерия полкы штабын һәм кыр почтасы бүлеген, шулай ук Вепш елгасы аркылы салынган төзек кичү урынын кулга төшерәләр[4].
Ләкин озакламый шәһәргә көнчыгыштан чигенүче немец частьлары якынлаша башлый. Өлкән лейтенант А.П. Афанасьев, дошманның көчле һөҗүмен кире кагып, немец танкын һәм бик күп җанлы көчен юк итә. Бу сугышта ул ике тапкыр яралана, әмма сугыш кырын ташлап чыкмый. Барлык сугыш кирәк-яраклары тәмамлангач, ул соңгы мөмкинлеген куллана: немецларның «Пантера» танкын бәрдерә һәм үз гомере бәрабәренә юк итә[4].
Пухачув (Польша) торак пунктында җирләнгән.
Немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыгын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә өлкән лейтенант Александр Афанасьев (үлеменнән соң) Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була[3][4].
Дәүләт бүләкләре
- Советлар Союзы Герое («Алтын Йолдыз» медале) (24 март 1945)
- Ленин ордены (24 март 1945)
- Кызыл Йолдыз ордены (27 февраль 1944)[3][5].
Исемен мәңгеләштерү
- Татарстанның Югары Ослан районы, Югары ослан авылы һәм Карагуҗа авылы урамнары Герой исемен йөртә.
- Казан шәһәренең Җиңү паркында, Геройлар Пантеонында Мемориаль такта беркетелгән.
- 2020 елда Югары Осланның Геройлар паркында бюсты урнаштырылган.
- 2015 елда Югары Ослан авылының Чехов урамындагы йортка Геройга мемориаль такта куелган.
- Югары Ослан районында туган 6 Советлар Союзы Героеның туган көннәрендә Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә истәлекле чаралар үткәрелә. Шулай ук Советлар Союзы геройларына багышланган чаралар Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен, Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү вакытында да уздырыла[6].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Черепанов М.В., Панов Е.В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
- ↑ Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000. — С. 40.
- ↑ 1 2 3 4 Афанасьев Александр Петрович (рус.). AZ Library. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2012.
- ↑ 1 2 3 4 Афанасьев Александр Петрович на сайте "Герои страны". Дата обращения: 14.01.2025
- ↑ Наградной лист Александра Афанасьева. Дата обращения: 14.01.2025
- ↑ Афанасьев Александр Петрович. Дата обращения: 14.01.2025
Әдәбият
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. / Казань, 1982. — С. 37—39.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.