Николай Столяров

Николай Георгий улы Столяров (рус. Столяров Николай Георгиевич; 22 май 1922, Казан, Татарстан АССР, РСФСР[d]23 февраль 1993, Мәскәү) — хәрби очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое (1944, 1945).

Тәрҗемәи хәле

1922 елның 22 маенда Татарстан АССР башкаласы Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Милләте — рус[2].

10 сыйныфны һәм ОСОАВИАХИМның Казан аэроклубын тәмамлый. 1941 елдан Кызыл Армиядә. Шул ук елда Свердловск хәрби-авиация мәктәбен тәмамлаган.

Бөек Ватан сугышы чоры

Бөек Ватан сугышы вакытында, 1942 елның декабреннән хәрәкәттәге армиядә. Штурм авиаполкы очучысы, аннары 667 нче штурм авиаполкының (II Украина фронтының 5 нче һава армиясе, 1 нче штурм авиакорпусы, 292 нче штурм авиадивизиясе) звено командиры була. 1944 елдан ВКП(б)/КПСС әгъзасы.

1944 елның гыйнварына лейтенант Николай Столяров, дошманның тере көчләренә һәм хәрби техникасына зур зыян салып, 96 хәрби очыш ясый. Төркемле һава сугышларында дошманның 6 самолетын юк итә.

1944—1945 елларда ул — 141 нче гвардия штурм авиаполкының (I Украина фронтының 2 нче һава армиясе, 1 нче гвардия штурм авиакорпусы, 9 нчы гвардия штурм авиадивизиясе) авиаэскадрилья командиры урынбасары һәм командиры, штурманы.

1945 елның апреленә гвардия капитаны дошман объектларын штурмлап, 185 хәрби очыш ясый.

Сугыш елларында барлыгы, Калинин, Воронеж, Дала, II һәм I Украина фронтларындагы сугышларда катнашып, Николай Столяров 180 нән артык уңышлы хәрби очыш ясый, дошманның 8 самолетын бәреп төшерә.

Сугыштан соң

1946 елда Полтава югары офицер-штурманнар мәктәбен, 1954 елда Хәрби-һава академиясен тәмамлый. Авиация полкы штурманы, командир урынбасары булып хезмәт итә.

1956 елдан подполковник запаска чыга. 1975 елда аңа «полковник» хәрби дәрәҗәсе бирелә.

Мәскәүдә яши, 1993 елның 23 февралендә шунда вафат була. Мәскәү шәһәренең Троекурово зиратында җирләнгән.

Исемен мәңгеләштерү

  • Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Н. Г. Столяровның бронза бюсты (авторы — совет скульпторы Вера Мухина) 1953 елда аның туган ягында — Казанда, Клара Цеткин урамындагы скверга куелган.
  • Столяров истәлегенә мемориаль такта (истәлек тактасы) Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан ул укыган Казанның 1 нче мәктәбе бинасына урнаштырылган[3].
  • 2000 елда 32 нче мәктәптә Николай Столяров музее ачылган[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • ССРБ Югары Советы Президиумының 1944 елның 1 июлендәге Указы белән дошман авиациясе белән һава сугышларында күрсәткән сугышчан батырлыгы, кыюлыгы һәм каһарманлыгы, Курск сугышы вакытында, Днепрны кичкәндә, Полтава, Кременчуг һәм Кировоградны азат иткәндә дошманга каршы уңышлы штурмлау һөҗүмнәре өчен Столяров Николай Георгиевичка, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 1979) тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
  • ССРБ Югары Советы Президиумының 1945 елның 27 июнендәге Указы белән яңа сугышчан батырлыклары, Корсунь-Шевченко, Львов-Сандомир, Берлин һәм Прага операцияләрендә сугышчан бурычларны үтәгәндә аерылып торуы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Столяров Николай Георгиевич икенче «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә.
Бүләкләнгән

Искәрмәләр

Әдәбият

  1. Герои Советского Союза. Т. 2. М., 1988.
  2. Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 3. К., 1986.
  3. Люди бессмертного подвига. Кн. 2. М., 1975.
  4. Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963.
  5. Советлар Союзы Геройлары — безнең якташларыбыз. К., 1990.
  6. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-010016
  7. Война…Судьбы…Память…Песни…(авторы-составители Небольсина М. В., Хамидуллин Б. Л.). К.: «Идел-Пресс», 2015. ISBN 978-5-85247-796-5