Фәйзулла Әһлетдинов
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Әһлетдинов.
Фәйзулла Хаҗи улы Әһлетдинов (рус. Файзулла Хазиевич Аглетдинов; 2 (15) март 1915, Бүләк (Азнакай районы), Бөгелмә өязе, Самара губернасы — 29 октябрь 1988, Туймазы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Хәсән күле янындагы сугышларда һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы. Воронеж фронтының 40 армиясе 309 укчылар дивизиясенең 955 укчылар полкында взвод командиры ярдәмчесе, өлкән сержант. Советлар Союзы Герое (1943).
Тормыш юлы
Фәйзулла Әһлетдинов 1915 елның 2 (15) мартында Самара губернасы Бөгелмә өязенең Сасыкүл авылында (хәзер Азнакай районы Бүләк авылы) туа. Милләте — татар[1]. Сарлы тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлап, Башкортстанның Бакалы районы Куштирәк авылында эшли.
1936—1938 елларда Кызыл Армиядә. 1938 елда Хәсән күле янында Япон милитаристлары белән сугышта катнаша[2].
Педагогика училищесен тәмамлап, «Ык» колхозында эшли, 1939 елда Үзбәкстанга күчеп китә. 1939—1941 елларда Үзбәкстанның Маргелан шәһәрендә укытучы булып эшли. 1941—1942 елларда Башкортстанның Туймазы районында Түбән Троицк Сукно фабрикасында бригадир булып хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышы чоры
1942 елда Башкорт АССР Туймазы РХК тарафыннан мобилизацияләнә. Шул ук елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында: взвод командиры ярдәмчесе, сержант. Брянск, Воронеж һәм I Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украинаны азат итүдә катнаша[3].
Батырлыгы
1943 елның 21 сентябреннән 22 сенә каршы төндә сержант Фәйзулла Әһлетдинов Киевтан көньяктарак Днепр елгасының уң ярында урнашкан плацдармга разведка ясый. Көчле ут астында бер төркем укчылар белән беренчеләрдән булып уң як ярга чыга һәм дошманның сан ягыннан өстен булган көчләренә каршы һөҗүм итә. Шәхсән үзе дошман траншеясына бәреп керә һәм, гранаталар ташлап, дошманның расчёт белән бергә станоклы пулеметын, 18 немец солдатын, 3 офицерын юк итә. Кискен һөҗүм нәтиҗәсендә дошман траншеядән чыгарыла. Икенче көннең таңында дошман өч контрһөҗүм ясый. Фәйзулла Әһлетдинов шәхсән, контрһөҗүмен кире кагып, кул сугышында 12 гитлерчыны юк итә. Яралануына карамастан, төп көчләр килгәнче, үз вазифаларын башкара[4].
ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1943 елның 23 октябрендәге Указы нигезендә Фәйзулла Хаҗи улы Әһлетдиновка Ленин ордены белән «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла (№ 1998), Советлар Союзы Герое исеме бирелә[5].
Сугыштан соңгы тормышы
Сырхауханәдә дәвалангач, 1944 елның октябрендә Фәйзулла Әһлетдинов демобилизацияләнә.
Өлкә партия мәктәбен тәмамлый. Туймазы район комитеты инструкторы, Туймазы шәһәр янгын сагы сәяси часте начальнигы урынбасары, Туймазы районы көнкүреш хезмәте күрсәтү системасында инструктор булып эшли.
1988 елның 29 октябрендә вафат була, Башкортстанның Туймазы шәһәрендә җирләнгән.
Дәүләт бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале (23.10.1943)[6];
- Ленин ордены (1943);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985)[7];
- юбилей медальләре.
Исемен мәңгеләштерү
- Азнакай шәһәренең Геройлар аллеясында геройның күкрәктән өстенрәк сурәте урнаштырылган[8][9];
- Башкортстан Республикасының Бакалы авылында Герой исеме белән урам аталган;
- Туймазы шәһәре Геройлар аллеясында Фәйзулла Әһлетдиновның күкрәктән өстенрәк сурәте куелган[4];
- Кандра авылы «Юбилейный» мәдәният һәм спорт сараеның Сугышчан һәм хезмәт даны музеенда Герой истәлегенә экспозиция ачылган[4];
- 2015 елның 26 июнендә Туймазы тарих-туган якны өйрәнү музеенда Фәйзулла Хаҗи улы Әһлетдиновның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара уздырыла[4];
- 2018 елда Таллы-Сыза авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә мемориаль такта куела[10].
Герой турында мәкаләләр
- Аглетдинов Файзулла Хазиевич [Текст] // Башкирская энциклопедия. В 7 т.: Т.1.: А-Б / Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2005.- С. 35.
- Аглетдинов Файзулла Хазиевич [Текст] // Герои земли Туймазинской / Сост. А. М. Фазуллин. — Туймазы, 2012. — С.5.
- Аглетдинов Файзулла Хазиевич [Текст] // Подвиги их — бессмертны. — Уфа: Китап, 2000.- С.15.
- Аглетдинов Файзулла Хазиевич [Текст] // Туймазинский вестник. — 2005. — 5 апр.
- Вахитов, Х. Герой Днепра [Текст] / Х.Вахитов // Ленинский путь. — 1975. — 8 мая.
- Герои не умирают [Текст] // Туймазинский вестник. — 2010. — 8 мая.
- Кулуев, Р. У днепровских круч… [Текст] / Р.Кулуев // Ленинский путь. — 1984. — 8 мая.
- Туймазинцы в годы Великой Отечественной войны [Текст] // Туймазинская земля: дела и люди. — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2005. — С.36-65.
- Печищев, П. Перед рассветом [Текст] / П.Печищев // Славные сыны Башкирии: Очерки о Героях Советского Союза: Кн.2-я. — Уфа: Башкирское книжное изд-во, 1966. — С. 194—201.
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Аглетдинов Файзулла Хазиевич / warheroes.ru
- ↑ Әгълетдинов Фәйзулла Хаҗи улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
- ↑ Аглетдинов Файзулла Хазиевич (рус.). www.bashenc.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Аглетдинов Файзулла Хазиевич (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа «Герои Отечества».
- ↑ Аглетдинов Файзула. Герой Советского Союза (Орден Ленина и медаль «Золотая звезда»)
- ↑ Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 682525/793756. Д. 69/1. Л. 194, 195).
- ↑ Аглетдинов Файзулла Хазиевич 1915г.р. Орден Отечественной войны I степени
- ↑ Аглетдинов Файзулла Хазиевич (рус.). tatfrontu.ru (15 декабрь 2014).
- ↑ Геройлар Аллеясы. aznakaevo-rt.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
- ↑ Память священна (рус.). bakaly.bashkortostan.ru (24 апрель 2019).
Әдәбият
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.