Михаил Федосеев

Михаил Андреевич Федосеев (рус. Михаил Андреевич Федосеев; 20 сентябрь 1912, Казан23 март 1942, Кырым АССР) — Совет истребитель авиациясе очучысы, Бөек Ватан сугышында 247 нче истребитель авиация полкы командиры, Советлар Союзы Герое (6.06.1942, вафатыннан соң)[1]. Подполковник (30.04.1942)[2]. Майор (вафатыннан соң)[3].

Тәрҗемәи хәле

Михаил Федосеев 1912 елның 20 сентябрендә Казан шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туа. Гражданнар сугышыннан соң гаиләсе белән Түбән Новгород шәһәренә күчә. Җидееллык мәктәпне тәмамлый. «Красное Сормово» заводында слесарь булып эшли. 1931 елда комсомол юлламасы белән Уралга китә — агач хәзерләүдә, Пермь химия комбинаты төзелешендә, Киров исемендәге заводта слесарь булып эшли. Производстводан аерылмыйча ФЗУ мәктәбендә укый. 1932 елда Бөтенсоюз Коммунистлар партиясе сафларына керә[4].

1933 елда махсус җыю буенча эшче-крестьян Кызыл армиясенә чакырыла һәм 3 нче хәрби очучылар һәм очучы-күзәтүчеләр мәктәбенә Оренбургка җибәрелә. 1936 елда очучылар мәктәбен тәмамлагач, Борисоглебск югары пилотаж мәктәбендә укый. Киев хәрби округы Хәрби-һава көчләренең 56 нчы истребитель авиация бригадасының 4 нче эскадрильясында очучы һәм звено командиры вазифаларында хезмәт итә[5].

1938 елның июненнән октябренә кадәр лейтенант Федосеев үз теләге белән Испан халкының милли-революцион сугышында катнаша. И-16 истребителендә оча һәм легендар истребитель Сергей Грицевец төркемендә сугыша. Звено командиры Федосеев исәбендә 109 сәгатьлек 88 хәрби очыш исәпләнә. Ул 40 һава сугышында дошманның 5 самолетын шәхсән үзе һәм 2 самолетын төркемләп очканда бәреп төшерә[5]. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Ленин орденына лаек була[6]. С.Абросов тикшеренүләре буенча, Испаниядә яхшы күрсәткечләре өчен бишенче совет очучы-истребителе була, ләкин аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелми (гәрчә аны М. А. Федосеевтан калышкан берничә очучы алса да)[7].

1939 елда Испаниядән кайткач, Михаил Федосеевка капитан хәрби исеме бирелә (31.12.1938 боерыгы). 1938 елның ахырыннан ул 28 нче истребитель авиация полкында эскадрилья командиры дәрәҗәсенә кадәр хезмәт итә. 1939 елның апрелендә 6 нчы аерым истребитель эскадрильясы командиры, ә 1940 елның мартында 88 нче истребитель авиаполкы командиры урынбасары итеп билгеләнә. 1941 елның мартында Киев махсус хәрби округы Хәрби-һава көчләренең 64 нче катнаш авиадивизиясенең яңа оешкан 247 нче истребитель авиация полкы өстеннән командалык итә (Черновцы аэродромы). Майор (30.04.1941)[8].

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк майор Федосеев Көньяк-Көнбатыш фронтының полк башында сугыша. Украинадагы авыр оборона сугышларында И-153 истребительләре белән коралланган полк зур югалтулар кичерә, ләкин 5 июльгә кадәр һавадан мөһим тимерьюл узелы — шәһәрне, Залещики станциясен саклый һәм анда үзенең беренче һава җиңүләрен яулый. Аннары полк Горький өлкәсенә торгызылуга чыгарыла, анда яңа ЛаГГ-3 истребительләрен ала һәм үзләштерә.

2 сентябрьдә полк Кырымга 51 нче армиянең Хәрби-һава көчләре составына килә һәм Перекоп муентыгы оборона сызыгын һавадан каплау буенча хәрби эш башлый. Кырымда совет гаскәрләре җиңелгәннән соң полк Тамань ярымутравына эвакуацияләнә, аннан Керчен бугазы өстендә сугышлар алып баруын дәвам итә. 1941 елның 31 декабрендә полк Кырым фронты Хәрби-һава көчләре составына тапшырыла һәм алга таба сугышларны бу фронтның 51 нче армиясе Хәрби-һава көчләренең 72 нче истребитель авиация дивизиясе составында алып бара. Керчен-Феодосия десант операциясендә һәм Керчен ярымутравындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша[9].

Кырымда полк һәм аның командиры шунда ук хәрби эшкә актив кушыла. 1 сентябрьдән 23 октябрьгә кадәр 247 нче иап 1352 хәрби очыш башкара, 132 һава сугышын үткәрә һәм 43 җиңү яулый. Шул ук вакытта полкның югалтулары 20 самолет һәм җиде очучы тәшкил итә. 12 һава җиңүен полк командиры майор Федосеев яулый. Октябрь ахырында бу батырлыклары өчен ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, ләкин Совет гаскәрләренең Керчь янында җиңелүе сәбәпле ул вакытта бүләкләүләр булмый[10].

247 нче иап командиры майор Федосеев 1942 елның 12 февраленә 169 хәрби очыш ясый, 27 һава сугышында катнаша, дошманның 13 самолетын бәреп төшерә. Шуларның 62 се — бомбардировщикларны озата бару, 45 е — объектларны һәм гаскәрләрне каплау, 30 ы — дошман гаскәрләрен һәм транспортын штурмлау, 18 е — хәрби биремнәрне үтәү, 14 е — дошман гаскәрләрен һәм аэродромнарын разведкалау. Сугыш хәрәкәтләре вакытында Федосеев командалыгындагы авиаполк 1200 гә якын сугышчан очыш ясый, һава сугышларында дошманның 42 самолеты бәреп төшерелә[11] . 1942 елның 12 февралендә майор Федосеев яңадан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә[12].

undefined

1942 елның 23 мартында майор Федосеев һава сугышында һәлак була[6]. Аның укучысы, Советлар Союзы Герое Василий Шевчук (13 шәхси һәм 1 төркемле һава җиңүе) истәлекләре буенча, бу көнне майор Федосеев ватык самолетта сугышка кергән очучыларына ярдәмгә ташлана, әмма һава сугышы урынына якынлашканда аны берничә немец истребителе тотып ала. Берничә минут ул сугышны ялгызы алып бара, ләкин ахыр чиктә аның истребителе бәреп төшерелә һәм Корпечь авылыннан 1,5 км ераклыкта җиргә төшә. Очучы парашюттан файдаланмый[13]. Ленин районы Семисотка авылында җирләнә (хәзерге Кырым Республикасы)[14].

Бөек Ватан сугышында М.Федосеев 200 дән артык хәрби очыш ясый, 30 дан артык һава сугышын үткәрә, шәхсән дошманның 18 самолетын бәреп төшерә[15]. Кайбер авторлар, мәсәлән, С. В. Абросов фикеренчә, М. А. Федосеев исәбендә 1941—1942 елларда шәхсән бәреп төшерелгән 20 самолет була (1941 елның июлендә ике җиңү, полк документациясенең төп өлеше югалу сәбәпле, документлар белән расланмый). М. А. Федосеев Кырым фронты Хәрби-һава көчләренең иң нәтиҗәле очучысы була. Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында 23 шәхси җиңү яулый[16].

СССР Югары Советы Президиумының 1942 елның 6 июнендәге Указы нигезендә, немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыгын үрнәк рәвештә үтәгәне, шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, майор Федосеев Михаил Андреевичка вафатыннан соң Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә[12][17].

Дәүләт бүләкләре

  • Советлар Союзы Герое («Алтын Йолдыз» медале) (06.06.1942)[12];
  • ике Ленин ордены (22.02.1939, 6.09.1942).

Исемен мәңгеләштерү

  • 1950 елда Пермь шәһәре музеенда Геройның шәхси фонды булдырылган;
  • 1956 елда Пермьнең Киров районындагы бер урамга Советлар Союзы Герое М. А. Федосеев исеме бирелгән[18];
  • 1975 елда Пермь шәһәренең торак йорты бинасында М. А. Федосеевка мемориаль такта эленгән;
  • 1985 елда Пермь шәһәренең Федосеев һәм Автозавод урамнары киселешендә М. А. Федосеевка һәйкәл куелган[19];
  • 2013 елда исеме Пермь шәһәренең Екатерининская урамындагы Геройлар стеласында күрсәтелгән;
  • Пермьдәге офицерлар йортының мемориаль тактасында исеме мәңгеләштерелгән.

Искәрмәләр

  1. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза начальствующему составу Военно-воздушных Красной Армии» от 6 июня 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 15 июня (№ 22 (181)). — С. 1.
  2. Приказ о присвоении М. А. Федосееву этого воинского звания был подписан уже после его гибели, поэтому в большинстве публикаций о Герое указывается его воинское звание майор, в котором он воевал и погиб. Однако в учётно-послужной карте М. А. Федосеева Архивная копия от 6 февраль 2022 на Wayback Machine в ОБД «Память народа» имеется запись о присвоении ему воинского звания подполковник приказом наркома обороны СССР № 02936 от 30 апреля 1942 года.
  3. Михаил Тимин. Последний вылет Ресистенте (рус.). TacticMedia. tacticmedia.ru (13 декабрь 2024).
  4. Биография М. А. Федосеева на сайте «Авиаторы второй мировой» Архивная копия от 6 февраль 2022 на Wayback Machine.
  5. 1 2 С. Абросов. Воздушная война в Испании. Хроника воздушных сражений 1936—1939 гг. — М.: Яуза, Эксмо, 2008. — С. 521—522. — 608 с. — 5000 экз. — ISBN 978-5-699-25288-6.
  6. 1 2 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Михаил Федосеев
  7. С. В. Абросов. В небе Испании. 1936—1939 годы. — М., 2003. — С. 550. — 455 с. — ISBN 5-08-0040-89-0.
  8. Учетная карточка М. А. Федосеева. // ОБД «Память народа» Архивная копия от 6 февраль 2022 на Wayback Machine.
  9. Анохин В. А., Быков М. Ю. Все истребительные авиаполки Сталина. Первая полная энциклопедия. — Научно-популярное издание. — Москва: Яуза-пресс, 2014. — С. 260—263. — 944 с. — ISBN 978-5-9955-0707-9.
  10. Абросов С. Последний вылет Ресистенте. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2022. Архивировано 6 февраль 2022 года.
  11. Наградной лист на присвоение звания Героя Советского Союза М. А. Федосееву. // ОБД «Память народа» Архивная копия от 6 февраль 2022 на Wayback Machine.
  12. 1 2 3 Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 682524/793756. Д. 619/50. Л. 5/178—180)..
  13. Шевчук В. М. Командир атакует первым. — М.: Воениздат, 1980. — 256 с. — (Военные мемуары). — С.11—12.
  14. Герои Советского Союза, 1988, Федосеев Михаил Андреевич.
  15. М. Ю. Быков. Все Асы Сталина 1936—1953 гг.. — Научно-популярное издание. — М.: ООО «Яуза-пресс», 2014. — С. 1232—1233. — 1392 с. — (Элитная энциклопедия ВВС). — 1500 экз. — ISBN 978-5-9955-0712-3.
  16. Хазанов Д. Б. Авиация в боях над Крымом. Январь — апрель 1942. // Исаев А. В., Глухарев Н. Н., Романько О. В., Хазанов Д. Б. Глава 3. «Крымский фронт» // Битва за Крым 1941—1944 гг. — М.: Яуза, 2016. — С. 302. — 896 с. — (Главные книги о войне). — ISBN 978-5-699-92485-1.
  17. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза начальствующему составу Военно-воздушных сил Красной Армии» от 6 июня 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 15 июнь (№ 22 (181)). — С. 1. Архивировано 9 ноябрь 2021 года.
  18. Информация на сайте территориальных органов Администрации г. Перми Архивная копия от 6 февраль 2022 на Wayback Machine.
  19. Карта Памяти Перми Архивная копия от 26 июль 2020 на Wayback Machine.

Тема буенча өстәмә