Зәки Шәймәрданов
Зәки Шәймәрдан улы Шәймәрданов (рус. Шаймарданов Закий Шаймарданович; 13 июль 1923, Биектау (Балык Бистәсе районы), Лаеш кантоны — 29 гыйнвар 1967, Котлы Бөкәш, Балык Бистәсе районы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия өлкән лейтенанты, артиллерист. Советлар Союзы Герое (13.9.1944).
Тормыш юлы
Зәки Шәймәрданов 1923 елның 13 июлендә Лаеш кантоны (хәзер Балык Бистәсе районы) Биектау авылында туа. Милләте — татар.
8 нче сыйныфны тәмамлагач, туганнары янына Үзбәкстанга китә. Каттакурган педагогия училищесына укырга керә[1]. Училищеның 2 курсын тәмамлагач, кире туган ягына кайта. Заготконтора оешмасында эшли[2].
1943 елдан Советлар Союзы Коммунистлар партиясе әгъзасы.
1942 елның 12 мартында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Кызыл Йолдыз районы хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына, артиллерия училищесына укырга җибәрелә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Зәки Шәймәрдановны 13 нче гвардия дивизиясенең артиллерия полкына төзәүче итеп җибәрәләр.
Бөек Ватан сугышында катнашуы
Октябрь аенда дошман Зәки Шәймәрданов расчетына һөҗүм итә: артиллеристлар өстенә һавадан утлы кургаш ташлый. Алар фашист солдатларының алты контрһөҗүмен кире кагалар. Зәки Шәймәрдановның тубы янында бомба шартлый. Артиллерист бу һөҗүмдә көчле контузия ала, әмма туп яныннан китми. Ул дошман өстенә бер-бер артлы снарядлар җибәрә, илбасарларның өч авыр танкын һәм фашистлар төялгән биш автомашинасын яндыра.
Батырлыгы
1943 елның июль аенда Зәки Шәймәрданов хезмәт иткән полк Курск дугасы позицияләренә урнаша. Красная Дубрава авылы янында 27 танк совет тупчыларына һөҗүм итә. Сержант Зәки Шәймәрданов тубына 12 танк, пехота төялгән 7 бронетранспортер каршы килә. Туп терәп атарга көйләп куелган. Ут ачарга команда бирелә. Зәки Шәймәрданов расчетына туп-туры килгән авыр «тигр» шунда ук тар-мар ителә. Җавап итеп немецлар расчет өстенә берничә туп аталар, пулеметлардан ут ачалар. Расчеттагыларның берничәсе һәлак була, күбесе яралана. Туп янында Зәки Шәймәрданов берүзе калып, дошманга каршы тора. Бу бәрелештә дошман 3 «тигр»ын һәм 3 урта танкын югалта.
Украина фронты составында Украинаның Чербышый Прапор авылын азат иткәндә фашистларның 3 машинасын, кырыклап солдатын һәм офицерын юк итә. Кировоград шәһәре өчен барган сугышларда да Зәки Шәймәрданов үзен оста төзәүче итеп таныта. Фашистлар совет укчыларына каршы 9 танк һәм 18 бронетранспортер җибәрә. Аларга каршы артиллеристлар ярдәмгә килә. Әмма туп янында шартлаган снаряд барлык расчетны юк итә. Зәки Шәймәрданов җиңелчә яралана. Ул бәрелештә тубын үзе корып, төзәп, атып дошманның 2 танкын яндыра, 4 бронетранспортерын сафтан чыгара.
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 13 сентябрендәге указы нигезендә Зәки Шәймәрдановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, «Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены тапшырыла.
Җиңү көнен Берлинда каршылый.
Сугыштан соңгы тормышы
1944 елның сентябрендә Зәки Шәймәрдановны Уфа артиллерия училищесына укырга җибәрәләр. 1946 елда ул лейтенант хәрби дәрәҗәсе ала һәм армиядән демобилизацияләнә. 1949 елда Зәки Шәймәрдановка запастагы өлкән лейтенант исеме бирелә[1].
Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясенең Татарстан өлкә комитеты Зәки Шәймәрдановны Югары партия мәктәбенә җибәрә, 1946 елның июлендә ул уку йортын тәмамлый. Партиянең Кызыл Йолдыз (1946—1959) һәм Балык Бистәсе (1959—1967) район комитетларында инструктор булып эшли[1].
1952 елның июлендә өйләнә. Хатыны — Зәйнәб Хәбибрахмановна. Казанда яши. Өч баласы: улы — Рафаил һәм кызлары — Роза, Рушания[1].
1967 елның 29 гыйнварында вафат була, Балык Бистәсе районының Биектау авылы зиратында җирләнгән.
Дәүләт бүләкләре
- Советлар Союзы Герое («Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены; 13.09.1944)[3];
- «Сугышчан казанышлар өчен» медале (12.12.1942, 2.1943)[4];
- «Сталинград оборонасы өчен» медале (22.12.1942[5]);
- Кызыл Йолдыз ордены (08.1943)[6];
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (24.09.1944)[7];
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (__.10.1945)[1].
Исемен мәңгеләштерү
- Юрий Белятның Зәки Шәймәрдановка багышлап язылган «Это имя ты должен знать» шигыре бар.
- Казан, Балык Бистәсе һәм Биектау авылы урамнары герой исеме белән атала[8].
- Геройга бюст Балык Бистәсенең Геройлар аллеясында һәм туган авылында куела[9].
- Төп гомуми белем бирү мәктәбе диварына мемориаль такта эленә (18.02.2014)[9].
- Мәктәп музеенда геройга багышланган экспозиция эшли[9].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Это имя ты должен знать (Герой Советского Союза З. Ш. Шаймарданов) (рус.). cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
- ↑ Шәймәрданов Зәки Шәймәрдан улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
- ↑ Герой Советского Союза (Орден Ленина и медаль «Золотая звезда») (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
- ↑ Медаль «За боевые заслуги» (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
- ↑ Медаль «За оборону Сталинграда» (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
- ↑ Орден Красной Звезды (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
- ↑ Орден Отечественной войны I степени (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
- ↑ Гыльмыхан Фаттахов. Чье имя носит самая длинная улица Рыбной Слободы? (рус.). rsloboda-rt.ru (19 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
- ↑ 1 2 3 Шаймарданов Закий Шаймарданович (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа "Герои Отечества" (19 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
Сылтамалар
1. «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Зәки Шәймәрданов