Анатолий Чепуренко
Анатолий Алексей улы Чепуренко (Анатолий Алексеевич Чепуренко; 1915 ел, Бердичев шәһәре, Киев губернасы, Россия империясе[1]; Казан[2], —1945 елның 22 гыйнвары, Дойч-Эйлау, Көнчыгыш Пруссия, Алман империясе) — гвардия капитаны. Совет-фин һәм Икенче бөтендөнья сугышларында катнашучы. Советлар Союзы Герое (1940 елның 21 марты).
Тәрҗемәи хәле
Анатолий Чепуренко 1915 елны Россия империясенең Киев губернасы Бердичев шәһәрендә (кайбер чыганаклар буенча, Казанда) туа.
1920—1930 елларда Житомир өлкәсе Андрушёвка районының Червоное бистәсендә урта белем бирү мәктәбендә укый[3].
1930—1933 елларда күмәк хуҗалыкта тракторчы, 1933—1934 машина йөртүче булып эшли.
1933 елда Одессаның Яшьләрнең коммунистик берлеге Үзәк комитетының курсларын уза.
1934—1935 елларда Житомир өлкәсенең Андрушёвка районы күмәк хуҗалыгы карамагындагы комсомол оешмасы сәркатибе вазифасын башкара. 1935 елда Черкассы шәһәрендә машина йөртүчеләр курсларында укый, шул ук елда Андрюшёвка районы күмәк хуҗалыгында машина йөртүче булып эшли[3].
1936 елда Эшче-Крестьян Кызыл армиясе сафларына алына. Полк мәктәбен, 1939 елда 1 нче Саратов бронетанк училищесын тәмамлый[4]. Идел буе хәрби округының 86 нчы мотоукчылар дивизиясенең 109 нчы аерым разведка батальонының танк взводы командиры булып хезмәт итә. 1940 елның гыйнвар уртасында лейтенант хезмәт иткән дивизия Ленинград өлкәсенең Кингисепп шәһәренә күчерелә һәм Карел муентыгындагы сугыш хәрәкәтләренә әзерләнә башлый.
Совет-фин сугышы
Төньяк-Көнбатыш фронтының 7 нче армиясе 86 нчы мотоукчы дивизиясендә 109 нчы аерым разведка батальоны танк взводы командиры Анатолий Чепуренко 1940 елның март башында үз взводы белән дошман тылына үтеп керә, дошманның хәрби техникасын һәм ут нокталарын, сугышчыларын сафтан чыгара.
Лейтенантның танк взводы Койвисто ярымутравының төньягындагы Кери[5] авылы янында дошман оборонасын өзү бурычын ала[6]. Танкчыларның, пехотачыларның һәм саперларның төгәл һәм уйланылган эше нәтиҗәсендә вакытлы ут ноктасы алына һәм юк ителә, сугышчан бурыч үтәлә. Сугыш барышында бер танк кар астындагы таш өстенә бәрелеп, туктап калырга мәҗбүр була. Лейтенант үз танкы белән ватылган тиз йөрешле танкны дошман утыннан каплый, шуннан соң үз танкының механик-йөртүчесе Дмитреев, зыян күргән танкның командиры һәм механик-йөртүчесе белән бергә төзәтәләр (танкны домкратларда күтәрәләр)[7].
86 нчы мотоукчылар дивизиясе подразделениеләре Фин култыгын кичәләр һәм 1940 елның 5 февралендә аның төньяк ярындагы плацдармнарны алалар. Мухулакти авылы янәшәсендә дошман көчләренең 7 контрһөҗүмен кире кагалар[8].Сугыш барышында сафтан чыккан бер танк экипажын Чепуренко үз танкына алып, коткарып кала.
Сугышлар нәтиҗәсендә 1940 елның 6 март иртәсенә Выборг-Хельсинки шоссесы Вилайоки-Тайкин районында киселә. Шоссе мөһим стратегик әһәмияткә ия була, чөнки аның буенча Карел муентыгында гаскәрләрне тәэмин итү гамәлгә ашырыла, шулай ук аннан Финляндия башкаласы Хельсинкига юл ачыла. 1940 елның 12 мартында Мәскәүдә Финляндия башлангычы белән Совет Социалистик Республикалар Берлеге һәм Финляндия арасында Мәскәү тынычлык килешүе төзелә.
1940 елның 21 мартында Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумы Фәрманы белән лейтенант Чепуренко Анатолий Алексей улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Бөек Ватан сугышы
Кышкы сугыш тәмамлангач, 86 нчы укчы дивизия башта Ленинград хәрби округының көньяк районнарына, аннары Киев махсус хәрби округына чыгарыла һәм 1940 елның июленә кадәр Хмельницкийда була[9]. 1940 елның 3 августында дивизия Белоруссия махсус хәрби округының 10 нчы армиясенең 5 нче укчылар корпусына керә. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан дивизия Беларус Совет Социалистик Республикасының Белосток өлкәсе Цехановец шәһәрендә урнаша. 1941 елның 22 июненнән Анатолий Чепуренко Көнбатыш фронтта алман-фашист илбасарлары белән сугышларда катнаша. Белосток-Минск сугышы барышында ул каты яралана һәм сырхауханәгә эвакуацияләнә. Дәваланып чыккач, аны Казан танк училищесына укытучы итеп җибәрәләр.
Бераз вакыт узгач, Анатолий Чепуренко фронтка китә һәм 1944 елның октябрендә I Балтыйк буе фронтының 5 нче гвардия танк армиясе 29 нчы танк корпусының 32 нче гвардия танк бригадасы, 3 нче танк батальоны командиры итеп билгеләнә. 1945 елның гыйнварына кадәр гвардия капитаны Балтыйк буенда камап алынган «Курляндия» армияләр төркеме белән сугышларда катнаша.
Операция барышында гвардия капитанының 3 нче батальоны, 32 нче гвардия танк бригадасының алдынгы частендә хәрәкәт итеп, 1945 елның 18 гыйнварында Дзялдувка елгасын кичә һәм алманнарның Млавский ныгытылган районының төп үзәге булган Зольдау шәһәре янында дошманның өстен көчләре белән сугышка керә. Сугыш барышында батальон дошманның 7 бронетранспортерын, гаскәр һәм хәрби йөкләр төялгән 160 автомашинасын, 7 тубын, 150 гә якын солдат һәм офицерын юк итә. Кичкә таба 32 нче гвардия һәм 31 нче гвардия танк бригадаларының төп көчләре ярдәмендә шәһәр басып алына. Зольдау тукталышында һәм Зольдау-Млава тимер юл тармагында танкчылар 24 тимер юл эшелонын, 48 паровоз, платформаларга төялгән берничә төзек танк, 200 дән артык автомашинаны кулга төшерәләр[10]. Ике концентрацион лагерьдан 15 меңнән артык хәрби әсир азат ителә.
29 нчы танк корпусы, һөҗүм барышын көчәйтеп, Дойч-Эйлау шәһәрен алу бурычы белән Гильгенбергка таба юнәлә[11][12]. 32 нче гвардия танк бригадасы һәм гвардия капитаны Анатолий Чепуренконың 3 нче танк батальоны хәрәкәт итә. 1945 елның 20 гыйнварында батальон Дойч-Эйлауга бәреп керә һәм 114 нче тау-укчылар дивизиясен юк итеп, шәһәрнең көнбатыш өлешен алманнардан азат итә. Сугыш барышында батальон дошманның 4 тубын, 11 пулеметын, 120 гә якын солдатын һәм офицерын юк итә.
1945 елның 22 гыйнварында Дойч-Эйлау шәһәре өчен барган сугышларда гвардия капитаны Анатолий Чепуренко һәлак була. Гвардия капитаны Польша Республикасының Варминск-Мазурск воеводалыгының Эльблонг повяты Пшезмарк бистәсе Прейсиш-Марк шәһәре чиркәве янында җирләнгән.
Бүләкләре
- 1945 елның 22 гыйнвары — Советлар Союзы Герое (Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале);
- 1945 — II дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
Исемен мәңгеләштерү
- 2015 елның 25 маенда Казанның бер урамына Герой исеме бирелә[13].
- 2000 елда Татарстан Республикасының «Батырлар китабы»нда геройның исеме мәңгеләштерелгән. Чепуренко Анатолий Алексей улы турында мәгълүматлар басманың 292 битендә бирелә.
Искәрмәләр
- ↑ Чепуренко Анатолий Алексеевич. obd-memorial.ru.
- ↑ Чепуренко Анатолий Алексеевич. tatarica.org.
- ↑ 1 2 М. З. Хәбибуллин. Чепуренко Анатолий Алексеевич. tatfrontu.ru (22 гыйнвар 2024).
- ↑ Командиры, преподаватели и выпускники — Герои Советского Союза Саратовского высшего командно-инженерного Краснознамённого ордена Красной Звезды училища имени Героя Советского Союза генерал-майора А. И. Лизюкова. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2012. Архивировано из оригинала 3 февраль 2012 года.
- ↑ Село входило Земледельческий округ Ватнуори. Ныне не существует.
- ↑ Ныне полуостров Киперорт.
- ↑ Герои Советского Союза // Техника молодёжи : журнал. — 1941. — № 12. — С. 12—16.
- ↑ Ныне посёлок Луговое Выборгского района Ленинградской области.
- ↑ Название города Хмельницкий до 1954 года.
- ↑ ЦАМО, ф. 332, оп. 4948, д. 329.
- ↑ Ныне село Домбрувно в Острудском повяте Варминьско-Мазурского воеводства Польской Республики.
- ↑ Ныне город Илава в Польше.
- ↑ Улица Анатолия Чепуренко
Әдәбият
- П. Я. Егоров, И. В. Кривоборский, И. К. Ивлев, А. И. Рогалевич. Через Восточную Пруссию снова к морю // Дорогами побед. (Боевой путь 5-й гвардейской танковой армии). — М.: Воениздат, 1969. — 352 с.
- Золотые Звёзды Полесья. 3-е изд., испр., доп. — Киев.
- Батырлар китабы/Книга Героев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. — с. 292 бит.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Анатолий Чепуренко
- Казанцы — Герои Советского Союза. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2012. Архивировано из оригинала 25 ноябрь 2015 года.