Алексей Малышев

Тормыш юлы

1926 елның 8 октябрендә Лаеш кантонының Нурминкә волосте, Паново авылында (юкка чыккан авыл; Татарстанның хәзерге Лаеш районы) туа[1].

Мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлагач, Казанга килә: 1942 елда һөнәри училище тәмамлый, хәрби заводта токарь булып эшли. 1943 елның 11 ноябрендә армия хезмәтенә алына[2].

Бөек Ватан сугышы фронтларында — 1944 елның февраленнән[3]. Сержант, 33 армиянең 383 укчылар дивизиясе, 696 укчылар полкында отделение командиры. I, II һәм III Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Белоруссия (1944), Варшава-Познань (1945) һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша[1].

Батырлыгы

1945 елның 5 февраленә Фюрстенберг (Германия) шәһәре янында Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Одерның көнбатыш ярына беренчеләрдән булып чыга. Кичү вакытында рота командирының гомерен саклап кала. Плацдарм өчен барган сугышта немецларның өч контрһөҗүмен кире кайтаруда катнаша. Дошман тылына үтеп кереп, полк бүлекчәләренең һөҗүмен тоткарлаган дзотны шартлата, шәхсән үзе 10 гитлерчыны юк итә[3].

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә сержант Алексей Малышев Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[4].

Сугыштан соңгы тормышы

Сугыш тәмамлангач, Совет Армиясендә хезмәт итүен дәвам итә. 1949 елда Молотов (Пермь) пехота училищесын тәмамлый. 1967—1985 елларда Сочи шәһәренең Лазаревское районында хәрби комиссар булып эшли. 1985 елның ноябреннән полковник дәрәҗәсендә запаста[5].

1998 елның 24 ноябрендә вафат була, Сочи шәһәренең Лазаревское бистәсендә җирләнгән[6].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Лаеш районынның Столбище авылындагы бер урам, урта мәктәп һәм спорт клубы Герой исеме белән аталган. Әлеге биналарда шулай ук мемориал такталар беркетелгән[6][7].
  • Лаеш шәһәренең Җиңү паркындагы Дан аллеясында А. П. Малышевка бюст куелган.
  • Лаеш шәһәренең Сугышчан дан музеенда Геройга багышлап стенд ясалган. Рождествено авылының «Пламя» яшүсмерләр клубында А. П. Малышев истәлегенә багышланган музей почмагы эшли.
  • 2014 елның 9 маенда Лазаревское бистәсендә, Малышев урамындагы яңа балалар спорт үзәге территориясендә Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Малышевка һәйкәл ачыла[8].
  • Пермьнең туган якны өйрәнү музеенда шәхси фонды саклана[7].

Искәрмәләр

  1. 1 2 М. З. Хәбибуллин, Л. М. Айнетдинова, Г. Х. Галимуллина. Малышев Алексей Петрович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  2. Алексей Петрович Малышев (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан (27 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  3. 1 2 3 Малышев Алексей Петрович (рус.). AZ Library. Мөрәҗәгать итү датасы: 2014-1-19.
  4. Малышев Алексей Петрович (1926-1998) (рус.). tatfrontu.ru (9 ноябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  5. Л. Е. Шейнман. Малышев Алексей Петрович (рус.). warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  6. 1 2 Д. Трошина. Присвоение имени Героя Советского Союза Столбищенской средней школе. (рус.). [1]. Мөрәҗәгать итү датасы: 2014-1-19. Архивировано из оригинала 1 февраль 2014 года.
  7. 1 2 Малышев Алексей Петрович // www.героипфо.рф.  [Тикшерелгән 5 май 2025]
  8. День Победы в Лазаревском // Лазаревские новости. — 2014. — № 19 (377). — С. 2.

Әдәбият

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Алексей Малышев

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. — Казань, 1984, кн. 2. / стр. 129—130.
  • Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань, 1963. / стр. 334—336.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М. В. Черепанов, Е. В. Панов. Казань: Татарское книжное издательство, 2022. С. 99. — ISBN 978-5-298-04481-3.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г. Х. Галимуллина; науч. ред. Л. М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025. С.93.

Тема буенча өстәмә