Нурминкә вулысы

Нурминкә вулысы (тат. نورمىنكە (ئەستىٰرخان) ۋولىٰسىٰ, рус. Нармонская (Астрахановская) волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Сталбишчы (Казан өязе), Тимерче, Державин һәм Саралы вулыслары белән чиктәш булган (1890). 16 торак пунктта 12818 кеше яшәгән.[1] Октябрь инкыйлабына кадәр Әстерхан вулысы дип аталган. 1923/1924 елда Державин вулысы исәбенә зурайтыла. 1927 елда бетерелә, территориясе Лаеш районына кушыла.

Искәрмәләр