Галимҗан Камалиев
Галимҗан Камали улы Камалиев (15 июль 1919, Ленино-Кокушкино, Питрәч районы — 13 июнь 1993, Казан) — СССР армиясенең өлкән сержанты, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Союзы Герое (1944).
Тәҗемәи хәле
Галимҗан Камалиев 1919 елның 15 июлендә Апакай (хәзерге Татарстанның Питрәч районы Ленино-Кокушкино) авылында туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли. 1939 елда ул Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә чакырыла. 1941 елның октябреннән — Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1943 елның сентябренә сержант Дала фронтының 46 нчы армиясе 31 нче укчылар дивизиясе 248 нче укчылар полкы миномёт ротасы расчёты белән командалык итә. Днепр өчен сугыш вакытында батырлык күрсәтә[1].
1943 елның 26 сентябреннән 27 сенә каршы төндә Галимҗан Камалиев беренчеләрдән булып Украина ССРның Днепропетровск өлкәсе Югары Днепр районының Сошиновка авылы тирәсендә Днепр елгасы аша чыга һәм аның көнбатыш ярында плацдармны яулап алу һәм кулда тоту өчен барган сугышларда актив катнаша. Бу сугышларда ул шәхсән үзе немец пулеметын һәм дошманның бер төркем җәяүле гаскәрен юк итә. Укчылар подразделениесе хәрби сафларында булып, Галимҗан Камалиев өстенлекле биеклекне штурмлауда һәм аны саклап калуда катнаша[1].
1946 елда өлкән сержант дәрәҗәсендә Галимҗан Камалиев демобилизацияләнә. Ленино-Кокушкинога кайта, 1971—1980 елларда картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры булып эшли. РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Пенсиягә чыккач, Казанда яши[1].
1993 елның 13 июнендә вафат була, Ленино-Кокушкинода җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февралендәге Указы белән сержант Галимҗан Камалиевка, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә[1].
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә[1].
Искәрмәләр
Әдәбият
- Абаев — Любичев // Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1. — 911 с. — 100 000 экз.
- Герои Советского Союза — наши земляки. — Казань, 1984. — С. 40—43.
- Ханин, Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань, 1963. — С. 239—241.
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998. — 703 с.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Галимҗан Камалиев
