Григорий Машанин
Григорий Михайлович Машанин (13 февраль 1919, Болгар, Өчкүл вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, РСФСР[d] — 26 май 1988, Ялта, Кырым өлкәсе[d]) — СССР хәрби очучы-штурмовигы, СССР Хәрби-һава көчләренең гвардия майоры, Бөек Ватан сугышында катнашучы, III Белоруссия фронтының 3 нче һава армиясенең 335 нче штурм авиация дивизиясенең 6 нчы гвардия аерым штурм авиация Мәскәү Ленин орденлы, Кызыл Байраклы, Суворов орденлы полкының звено командиры. Советлар Союзы Герое (1945 елның 29 июне)[1].
Тәрҗемәи хәле
Григорий Машанин 1919 елның 13 февралендә Казан губернасының Спас өязе Болгар авылында (хәзерге — Татарстан Республикасының Спас районы Болгар шәһәре) крестьян гаиләсендә туа. Милләте — рус[2].
Тулы булмаган урта мәктәпнең 7 сыйныфын һәм фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый. Әстерхан шәһәрендә III Интернационал исемендәге суднолар ремонтлау заводында электромонтер булып эшли, бер үк вакытта производстводан аерылмыйча Әстерхан шәһәр аэроклубында шөгыльләнә[1].
1940 елның октябреннән Эшче-крестьян Кызыл Армия сафларында (Әстерхан шәһәренең Микоян район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган)[3]. 1942 елда Омск хәрби авиация очучылар мәктәбен тәмамлап, Ил-2 штурмовигын пилотлауны үзләштерә[1].
Бөек Ватан сугышы фронтларында — 1943 елның ноябреннән[3]. I Балтыйк буе һәм III Белоруссия фронтлары составында Ил-2 штурмовик-очкычында 6 нчы гвардия аерым штурм авиаполкының очучысы, өлкән очучысы һәм авиазвено командиры вазифаларында сугыша[1]. 1944 елдан — ВКП(б) / КПСС әгъзасы.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, СССР Хәрби-һава көчләренең (ҺХК) саф частьларында хезмәтен дәвам итә. 1946 елда Краснодардагы ХҺК штурманнарының Югары офицерлар мәктәбен тәмамлый[1]. 1957 елда майор дәрәҗәсендә сәламәтлек торышы буенча запаска чыгарыла[3].
1969 елдан Украина ССРның Кырым өлкәсе Ялта шәһәрендә (хәзерге — Кырым Республикасы) яши[4]. Пенсиягә чыкканчы шәһәрнең курорт-санаторий системасында хезмәт итә.
1988 елның 26 маенда Ялта шәһәрендә 70 нче яшендә вафат була[1], шәһәрнең Иске шәһәр зиратында җирләнгән.
Сугышчан юлы
6 нчы гвардия аерым штурм авиаполкы составында гвардия лейтенанты Григорий Машанин Невель һәм Городок һөҗүм операцияләрендә (1943), «Багратион» стратегик һөҗүм операциясе барышында Белоруссияне азат итүдә, Полоцк һөҗүм операциясе барышында дошманның Витебск һәм Полоцк төркемнәрен тар-мар итүдә, 1944 елгы Балтыйк буе операциясендә Балтыйк буен азат итүдә, шулай ук вермахтның көнчыгыш-прус төркемен тар-мар итүдә, Кёнигсберг шәһәр-ныгытмасын штурмлауда һәм 1945 елның язында Земланд ярымутравындагы дошман гаскәрләрен юк итүдә катнаша[2].
Сугыш хәрәкәтләрендә катнашу чорында дошманның ныгытылган терәк пунктларын, танк колонналарын, артиллерия позицияләрен, тимер юл эшелоннарын һәм тере көчен разведкалау, штурмлау һәм бомбага тоту өчен Ил-2 штурмовигында 126 уңышлы сугышчан очыш ясый[1].
Батырлыгы
Гвардия лейтенанты Григорий Машанин немец гаскәрләренең стратегик объектларына штурм һөҗүмнәре ясаганда гаять зур очу осталыгы, батырлык һәм салкын канлылык күрсәтә. 1944 елның июнендә 12 Ил-2 штурмовигыннан торган төркем составында Полоцк шәһәре районындагы ныгытылган дошман аэродромына көтмәгәндә һәлакәтле бомба-штурм һөҗүме ясый, аның барышында җирдә 8 дошман очкычы юк ителә һәм башланган һава сугышларында тагын 4 очкыч бәреп төшерелә[3].
1945 елның маена звено командиры гвардия лейтенанты Григорий Машанин 120 дән артык уңышлы сугышчан очыш ясый (шуларның 100 дән артыгы — штурмовикларның сугышчан төркемнәренә җитәкчелек итеп)[3]. Аның звеносының төгәл штурм һөҗүмнәре нәтиҗәсендә шәхсән үзе һәм төркемнәр составында 25 танк һәм бронемашина, 90 нан артык хәрби йөк ташучы автомашина, 12 кыр һәм зенит артиллериясе коралы, 6 паровоз, 40 тимер юл вагоны юк ителә һәм сафтан чыгарыла, сугыш кирәк-яраклары һәм ягулык сакланган 4 склад шартлатыла, шулай ук дошман пехотасының батальонына кадәр өлеше таратыла һәм юк ителә[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (1945 елның 29 июне — СССР Югары Советы Президиумы Указы, «Алтын Йолдыз» медале, № 6934)[5];
- Ленин ордены[6];
- өч Кызыл Байрак ордены[7][8][9];
- ике I дәрәҗә Ватан сугышы ордены[10];
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены[11];
- Кызыл Йолдыз ордены[12];
- «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале[13];
- «Кёнигсбергны алган өчен» медале[14];
- «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале[15].
Исемен мәңгеләштерү
- Советлар Союзы Герое Григорий Машанинның бюсты Татарстан Республикасы Спас районының административ үзәге — Болгар шәһәрендәге Мемориаль комплексның Геройлар аллеясында урнаштырылган[16].
- Герой исеме Әстерхан шәһәрендәге Геройлар аллеясында һәм Татарстан Республикасы Спас районындагы Дан мемориалында мәңгеләштерелгән[17].
- Очучы хөрмәтенә истәлекле мемориаль такта Болгар шәһәрендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасының фасадына эленгән[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ. Машанин Григорий Михайлович (рус.). Электронная версия Татарской энциклопедии TATARICA (1 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ 1 2 3 Межпоселенческая центральная библиотека Спасского муниципального района. Герой Советского Союза Машанин Григорий Михайлович (рус.). Краеведческий портал Спасского района РТ (20 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Патриотический интернет-проект «Герои страны». Герой Советского Союза Машанин Григорий Михайлович (рус.). Warheroes.ru (8 сентябрь 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Администрация Спасского муниципального района. Сводный поименный список участников Великой Отечественной войны Спасского района (рус.). Официальный сайт Спасского муниципального района Республики Татарстан (9 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Мошанин Григорий Михайлович, 13.02.1919. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2026.

- ↑ В памяти – каждый Герой (рус.). Управление записи актов гражданского состояния Кабинета Министров Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2026.
- ↑ Машанин Григорий Михайлович (рус.). Герои Отечества. https://героипфо.рф.+Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2026.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь в двух томах / пред. редкол. И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 (Любов — Ящук). — С. 60. — 863 с. — ISBN 5-203-00536-2.
- Астраханцы — Герои Советского Союза. — Астрахань: Волга, 2000. — С. 132—134. — 240 с.
- Хасанов М. Х. Татарская энциклопедия. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2008. — Т. 4 (М—П). — С. 104. — 768 с. — ISBN 978-5-902375-05-0.
- Дриго С. В. За подвигом — подвиг: О Героях Советского Союза — участниках боёв за Восточную Пруссию. — Калининград: Калининградское книжное издательство, 1984. — С. 142. — 358 с.