Фёдор Баталов
Федор Баталов (рус. Бата́лов, Фёдор Алексе́евич, 11 сентябрь 1900 — 17 август 1941 (40 яшь) — Советлар Союзы Герое (1941)[1], өч сугышта катнашкан.
Бөек Ватан сугышы елларында Көнбатыш фронтның 21 армиясенең 154 укчылар дивизиясе, 437 укчылар полкында укчылар батальоны командиры, капитан[2].
Тәрҗемәи хәле
Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Милләте — татар[3]. Башлангыч мәктәпне тәмамлый. Армиягә кадәр Казанда эшли.
1918 елдан Кызыл Армиядә, гражданнар сугышында катнаша[2].
1927 елдан ВКП(б) әгъзасы. 1929 елда Казанда хәрби мәктәпне, ә 1939 елда «Выстрел» курсларын тәмамлый.
Совет-фин сугышында катнаша, Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә[2].
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында.
Капитан Федор Баталов җитәкчелегендәге 437 укчылар полкы батальоны (154 укчылар дивизиясе, 21 армия, Көнбатыш фронт) 1941 елның 14–18 июль көннәрендә Белоруссиянең Гомель өлкәсендәге Жлобин һәм Рогачев шәһәрләре тирәсендә барган сугышларда бер-бер артлы Придорожное, Заградье һәм Заводное авылларын камап ала, дошманның контрһөҗүмен кире кага һәм «Жлобин» станциясе депосын били[2].
«Германия фашизмына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», СССР Югары Советы Президиумының 1941 елның 9 августындагы указы белән капитан Федор Алексеевич Баталовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә[2][4][5]. Әмма дәүләт бүләкләр алырга өлгерми.
1941 елның 17 августында капитан Баталов Гомель өлкәсенең Скепня авылы янындагы сугышта һәлак була. Үлгән урынында күмелгән.
Дәүләт бүләкләре
- Советлар Союзы Герое («Алтын Йолдыз» медале) (9 август 1941);
- Ленин ордены (9 август 1941);
- Кызыл Байрак ордены[2].
- «Батырлык өчен» медале.
Исемен мәңгеләштерү
- Жлобин шәһәрендә бер урам Герой исемен йөртә[2], шунда ук истәлек тамгасы урнашкан[6].
- Ульяновск шәһәренең 100 нче лицеенда Советлар Союзы Герое Федор Баталов исемен мәңгеләштереп дивар ачыла[7].
- Капитана Баталов образы «Слушают отряды песню фронтовую» исемле җырда да чагылыш таба. Бу җыр билгесез авторлар тарафыннан Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә иҗат ителгән:
| Но пока что пуля мимо пролетела,
И пока что подступ к смерти отдален, И пока в атаку капитан Баталов На геройский подвиг поднял батальон. |
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза начальствующему составу Красной Армии» от 9 августа 1941 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1941. — 17 августа (№ 36 (151)). — С. 1.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Ш. З. Ракипов. Память о комбате (пер. с татарского М. Зарипова) // Хранить вечно. Казань, Татарское кни. изд-во, 1980. стр. 43-67.
- ↑ Его имя живёт в песне… (1 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2025.
- ↑ {{{заглавие}}} // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1941. — 17 август (№ 36 (151)). — С. 1. Архивировано 5 ноябрь 2021 года.
- ↑ Федор Баталовка Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында бирелү турында документ
- ↑ Владимир Радаев. Золотая Звезда Фёдора Баталова // Мономах. 2016. №2(92).
- ↑ Анна Макарова. В Засвияжском районе Ульяновска увековечили память Героя Советского Союза. www.ul.kp.ru (10 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2025.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Черепанов М.В., Панов Е.В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Фёдор Баталов
- Михаил Бирин. «Враг полагает, что разгромил Красную армию, а мы покажем, что это не так»: подвиг комбата Баталова // kam.business-gazeta.ru. 7.05.2021.
- Лирон ХАМИДУЛЛИН. Его имя живёт в песне… // Республика Татарстан. 16.04.2020.