Игнатий Петухов

Тормыш юлы

1914 елның 27 декабрендә Казан губернасының Лаеш өязе Масловка авылында (хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы) туган. Урта мәктәпне тәмамлап, авыл советы сәркатибе булып эшли. 1936 елда Эшче-Крестьян Кызыл армиясенә хезмәткә алына. Кече лейтенантлар курсларын һәм командирлар составын камилләштерү курсларын тәмамлый. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында[1].

1942 елның маенда өлкән лейтенант Петуховның 3 нче понтон ротасы (20 нче аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальоны, Көньяк-Көнбатыш фронт) танклар өчен Северский Донец елгасы аша паром кичүен хәзерләү бурычын ала. Бурыч югары дәрәҗәдә һәм вакытында үтәлә. Танклар вакытында сугышка керәләр һәм плацдармда ныгыган гаскәрләргә аны тотып калырга һәм киңәйтергә ярдәм итәләр.

Шулай ук 2-30 майлар арасында Игнатий Петухов ротасы, дошманның даими уты астында, Северский Донец елгасы аша йөк күтәрүчәнлеге 16, 30 һәм 60 тонна булган өч агач күпер сала. Бу Северский Донец елгасының уң ярында сугыш хәрәкәтләрен тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Командованиенең җаваплы боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне өчен, Игнатий Павлович Петухов, Сталинград фронты гаскәрләре командующие боерыгы белән, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сталинград сугышында, Острогожск-Россошь, Воронеж-Касторное, Белгород-Харьков операцияләрендә, Сул яр Украинаны азат итү барышында совет гаскәрләренең һөҗүм хәрәкәтен тәэмин итә.

1943 елның сентябренә капитан Игнатий Петухов Воронеж фронтының 40 армиясенең 20 нче аерым понтон-күпер батальоны белән җитәкчелек итә. Днепр өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. 1943 елның 23 сентябрь — 5 октябрь көннәрендә Петухов батальоны армия частьларын кичүне уңышлы тәэмин итә, шуның нәтиҗәсендә совет гаскәрләре Киев өлкәсенең Кагарлык районы Козинцы авылы янында Днепрның көнбатыш ярында плацдарм алырга һәм аны кулларында тотуга ирешәләр[1].

СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 23 октябрендәге Указы белән «немец илбасарлары белән көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыгын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» капитан Игнатий Петухов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (2374 номерлы) тапшырыла[1].

Алга таба Уң яр буе Украинаны, Румынияне, Венгрияне, Чехословакияне азат итүдә катнаша. Көньяк Буг, Днестр, Прут, Серет, Тису аша күперләр сала. Сугышчан юлын Прагада тәмамлый.

Сугыш тәмамлангач, 1945 елда, яралану сәбәпле, подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга. Житомирда яши. 1950 елның 5 маенда вафат була, Житомирның рус зиратында җирләнгән[1].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Балык Бистәсе поселогында һәм туган авылы Масловкада урамнар Герой исемен йөртә.
  • Балык Бистәсендә Геройлар аллеясында бюсты, Масловка авылында барельефы һәм стела куелган.
  • 2014 елда Маслов урта гомуми белем бирү мәктәбе диварына Петухов истәлегенә мемориаль такта урнаштырыла.
  • Масловка урта гомуми белем бирү мәктәбе музеенда геройга багышланган стенд булдырылган[3].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Игнатий Петухов
  2. Петухов Игнатий Павлович бите РФ Оброна министрлыгының «Память народа» проектында (мөрәҗәгать итү датасы: 27.3.2025).
  3. Петухов Игнатий Павлович «Ватан каһарманнары» Идел буе Федераль округы иҗтимагый проектында (мөрәҗәгать итү датасы: 27.03.2025).

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Черепанов М. В., Панов Е. В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.

Тема буенча өстәмә