Зәки Хәбибуллин
Зәки Хәбибулла улы Хәбибуллин (рус. Хабибуллин Заки (Закки) Хабибуллович; 28 июль (10 август) 1911, Югары Утар, Казан губернасы, Россия империясе — 1 май 1945, Польша) — Советлар Союзы Герое (1945). Укчылар полкы командиры, подполковник.
Тәрҗемәи хәле
1911 елда Казан губернасының Югары Утар авылында (хәзерге Татарстан Республикасы, Саба районы) туа. Милләте — татар. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башта үз районында, аннары Казанда Татсоцстрахкасса инспекторы булып эшли. 1931 елда армиягә алынып, хәрби-сәяси училище тәмамлый. Шуннан соң төрле хәрби частьларда, шул исәптән Финляндия белән сугышта катнашканнарында да, сәяси һәм комсомол эшләрен алып бара.
Бөек Ватан сугышында катнашуы
1941 елның октябрендә Саба районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына һәм Бөек Ватан сугышына озатыла[1].
1944 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы курсларны тәмамлый.
I Белоруссия фронты составындагы 61 нче армиянең 311 нче укчылар дивизиясе, 1069 нчы укчылар полкы белән җитәкчелек итә. Зәки Хәбибуллинның сугышчан батырлыгы аеруча Висла елгасын кичү операциясендә ачыла.
Балтыйк буеннан I Белоруссия фронтына күчерелгән «Двина» укчылар дивизиясе һөҗүмнең төп юнәлешендә була. Командование дивизия алдына боз өстеннән Висла елгасын кичү һәм Пулавы плацдармы районында дошман оборонасын өзү бурычын куя. Бу мөһим бурычны үтәүне подполковник Зәки Хәбибуллин полкына йөклиләр. Полкка көчле ут астында юка боз өстеннән елганың көнбатыш ярына беренче булып чыгу һәм дошманның сигез ай дәвамында ныгытылган өч саклану сызыгын өзү бурычы куела.
Батырлыгы
1945 елның 14 гыйнварына каршы төндә совет гаскәрләре Висланың көнчыгыш ярындагы плацдармда һөҗүмгә тулысынча әзер тора. Подполковник Зәки Хәбибуллин җитәкләгән полк беренче һөҗүм эшелонында була. Аның составындагы, Советлар Союзы Герое капитан Маматов җитәкчелегендәге батальон, төнлә боз өстеннән елга уртасындагы Кемпа-Канарска утравына чыга. Һөҗүм итүче роталар дошман траншеяларына бәреп керә.
Иртәнге сәгать унда капитан Маматов отрядның Пулько торак пунктын алуы турында хәбәр итә. Елга аша чыккан икенче һәм өченче батальоннар, алдынгы отрядтан сулрак хәрәкәт итеп, артиллерия ярдәмендә Острувек авылына һөҗүм итә. Шул ук вакытта Пулькодагы дошман төркеме тулысынча тар-мар ителә.
Икенче көнне полк һөҗүмен дәвам итә һәм дошманның ныгытылган оборона төененә әверелдерелгән Канары авылын штурмлый. Алга таба һөҗүм барышында полк Польшаның күп кенә торак пунктларын азат итүдә катнаша. Хәбибуллин полкының 18 гыйнварда Сохачев һәм Лович, 19 гыйнварда Лодзь, 22 гыйнварда Аргенау һәм Александров шәһәрләрен азат итүдәге батырлыгы Югары Башкомандующий приказларында билгеләп үтелә.
Бу уңышлы һөҗүмнәр нәтиҗәсендә дивизия дошманның Варшава янындагы группировкасының тылына чыга, аңа камалышта калу куркынычы яный. Куелган сугышчан бурычларны уңышлы үтәгән өчен дивизия Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 27 февралендәге Указы белән подполковник Зәки Хәбибуллинга, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Советлар Союзы Герое исемен бирүгә бүләкләү кәгазеннән:
| Полкның барлык офицерлары, бик күп сержантлар һәм рядовойлар аерылып тордылар. Иптәш Хәбибуллин сугышлардагы батырлыклары өчен полкның шәхси составы арасында зур хөрмәт һәм абруй казанган. Варшавадан көньяктарак Висла елгасында немецларның тирән эшелонлы оборонасын өзгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен һәм Шнайдемюль шәһәрендә (Германия) дошманны эзәрлекләү һәм дошман гарнизонын чолгап алу буенча командование боерыгын үрнәк рәвештә үтәгәне өчен подполковник иптәш Зәки Хәбибуллин Советлар Союзы Герое исеменә лаек, бер үк вакытта Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
Суворов орденлы 311 нче Двина укчылар дивизиясе командиры генерал-майор Владимиров, 1945 елның 7 феврале[2]
|
Батырларча һәлак булуы
Сугышның соңгы көннәрендә Хәбибуллин, йогышлы сары авыруын йоктырып, госпитальгә салына. Ләкин ул, хастаханәдән үз белдеге белән чыгып, полк белән җитәкчелек итүне дәвам итәргә рөхсәт сорап, дивизия командиры Б. Владимировка мөрәҗәгать итә.
«Иптәш генерал, сугышның тәмамлану этабында катнашасым килә, госпитальдә ятарга теләмим», — дип аңлата ул.
Әмма генерал Владимиров аңа кире госпитальгә кайтырга боерык бирә. Бу боерыкка буйсынмыйча, Хәбибуллин штаб начальнигына шалтыратып, госпитальдән дәваланып чыгуы турында хәбәр итә. Аның рөхсәтен алгач, 1069 нчы укчылар полкына кире кайта. Ул килеп җиткәндә, полкның бер ротасы Альтруппин шәһәре янындагы күперне алу өчен авыр сугышлар алып бара. Ул шушы бәрелешләрдә батырларга һәлак була, Польшаның Старград-Щециньски шәһәрендәге хәрбиләр зиратында (туганнар каберлегендә) җирләнгән[3].
Дәүләт бүләкләре
- Советлар Союзы Герое («Алтын Йолдыз» медале, Ленин ордены; 27.02.1945)[4][5];
- Кызыл Байрак ордены (30.09.1944)[6];
- «Сугышчан казанышлар өчен» медале (1944);
- «Ленинград оборонасы өчен» медале (1943).
Исемен мәңгеләштерү
- Байлар Сабасы һәм Саба районының Югары Утар авылында Зәки Хәбибуллин урамы бар[7].
- Геройга Байлар Сабасы һәм Курсабаш авылында бюст куелган. 2025 елның 2 мартында Курсабаш авылында куелган бюст яңартыла[8].
- Саба районының Югары Утар авылында Зәки Хәбибуллин яшәгән йортка мемориаль такта эленгән[7].
- Саба районы музеенда геройга багышланган экспозиция эшли[7].
- Псков өлкәсенең Невель шәһәрендәге бер урамына герой исеме бирелә, шунда ук аңа мемориаль такта куелган[9].
- 2020 елда Киров өлкәсендә Зәки Хәбибуллин һәм башка геройларның бюсты урнаштырылган мемориал ачылган[10].
Искәрмәләр
- ↑ Донесение о безвозвратных потерях
- ↑ Хабибуллин Закки Хабибуллович (рус.). "Герои Страны" международный патриотический интернет-проект. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2025. [Тикшерелгән 17 март 2025]
- ↑ «Память народа» — государственная информационная система. Хабибулин (Хабученин) Закир (Закки) (рус.). pamyat-naroda.ru (20 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2025. [Тикшерелгән 20 март 2025]
- ↑ Наградной лист в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 793756. Д. 51. Л. 6, 7)..
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686046. Д. 32. Л. 11)..
- ↑ Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 690155. Д. 7544. Л. 1, 5, 6)..
- ↑ 1 2 3 «Герои Отечества» Общественный проект Приволжского федерального округа. Хабибуллин Заки Хабибуллович (рус.). ероипфо.рф (2 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2025.
- ↑ Исполнительный комитет Корсабашского сельского поселения. Замена бюста Героя Советского Союза Хабибуллина Заки Хабибулловича в с. Корсабаш. (рус.). vk.com (2 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2025.
- ↑ Хабибуллин Заки Хабибуллину (рус.). tatfrontu.ru (26 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2020. [Тикшерелгән 17 март 2025]
- ↑ В Кировской области открыли мемориал с бюстом Герою Советского Союза Заки Хабибуллину (рус.). Реальное время. realnoevremya.ru (26 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2020. [Тикшерелгән 17 март 2025]
Әдәбият
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
- Герои Советского Союза — наши земляки (Сб-к докум. очерков и зарисовок в 3-х кн.). — Казань: Татар. кн. изд-во, 1982—1985 гг.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.