Степан Спирьков

Степан Петрович Спирьков (9 гыйнвар 1905, Бугровка, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе2 сентябрь 1982, Мәскәү) — совет хәрби эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы, капитан. Советлар Союзы Герое (21 март 1940)[1].

Тормыш юлы

1905 елның 9 гыйнварында Казан губернасы, Зөя өязе, Бугровка авылында (Октябрь инкыйлабына кадәр — Памфамировка) туа. Милләте — рус. Гаилә Спас Затонына күченә, анда әтисе Пётр Спирьков «Кавказ һәм Меркурий» пароходчылык җәмгыятенең суднолар төзәтү заводында эшли. 11 яшендә Степан, чиркәү каршындагы мәктәпнең дүрт классын тәмамлап, әтисе янына буяучы булып эшкә урнаша. Беренче бөтендөнья сугышы, инкыйлаб чорында заводта эшләр начарлангач, гаилә кабат күченә: бу елларда гаилә Алабугада яшәгән булырга мөмкин[2].

1918 елда, Россиядә Гражданнар сугышы кызган вакытта, Спирьковлар киредән Бугровкага кайталар[2].

1926—1928 елларда Кызыл Армиядә.

1928 елда кире авылга кайта. 1930 елда Бугровкада колхоз оештырыла, Степан Спирьков бригадир булып эшли башлый. Административ репрессияләр вакытында Бугровкадан Спирьковларның нәселеннән 30 га якын кешене Пермь өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Степан шул елны туган авылыннан чыгып китә[2].

1931 елда Куйбышев хәрби пехота училищесына укырга керә, аны тәмамлап, капитан дәрәҗәсенә ирешә һәм 86 нчы Казан укчылар дивизиясенең 330 нчы укчылар полкында 3 нче укчылар батальоны командиры итеп билгеләнә. Ә 1940 елның 10 гыйнварында иртә таңнан дивизияне тревога белән күтәрәләр һәм Финляндия белән «кышкы сугышта» катнашу өчен фронтка җибәрәләр.

Батырлыгы

1940 елның гыйнвар-февраль айларында дивизия бүлекчәләре Ленинград хәрби округының Кингисепп шәһәренә күчерелә. Шуннан Төньяк-Көнбатыш фронтның 7 нче армиясенең 28 нче укчылар корпусы составында Маннергейм сызыгына һөҗүм планлаштырылган була. Серая Лошадь фортыннан сугышчылар 22 февральдә Фин култыгындагы боз буенча Койвистосаари утравына (хәзерге Большой Березовый) чыгалар. 4 мартта финнарның Выборг ныгытмасы тылына марш-бросок ясыйлар. 5 мартта 330 нчы мотоукчылар полкы Хярянпяяниеми (Бычья Голова) ярымутравына чыга.

Плацдармны киңәйтеп, Спирьков батальоны Выборг шәһәре янындагы сугышларда Скиппари авылының төньяк читен һәм берничә мөһим стратегик пунктны яулап ала һәм дошманның җанлы көченә, хәрби техникасына зур зыян сала. Спирьков, тәҗрибәле командир буларак, Вилайоки торак пункты (хәзерге Балтиец) өчен сугышта батальон хәрәкәтләренә оста җитәкчелек итә.

Каты бәрелештә 8 март көнне Спирьковның сугышчан көрәштәше, үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен алган рота командиры Гыймазетдин Вәҗетдинов һәлак була, ике көннән соң Вилайоки торак пункты өчен барган сугышта комбат Степан Спирьков каты яралана, ләкин сугыш кырын ташлап китми.

СССР Югары Советы Президиумының 1940 елның 21 мартындагы Указы нигезендә, «фин ак гвардиячеләренә каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен», капитан Спирьков Степан Петровичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 94) тапшырыла.

Советлар Союзы Герое исемен бирү турындагы бүләкләү кәгазен капитан С. П. Спирьков Михаил Калинин кулыннан Кремльдә 1940 елның 29 августында ала.

Степан Петрович армия хезмәтендә кала. Бөек Ватан сугышы вакытында үзенең сугышчан күнекмәләрен һәм белемнәрен тылда куллана. Казан оборона комитеты әгъзасы, Казан, Ульяновск, Загорск (хәзерге Сергиев Посад) шәһәрләрендә хәрби комиссар булып эшли.

1943 елдан ВКП(б)/КПСС әгъзасы.

1954 елдан полковник С. П. Спирьков — запаста, ә аннары — отставкада. Гаиләсе белән Мәскәүдә яши.

1982 елның 2 сентябрендә вафат була, Мәскәүнең Митино зиратында җирләнгән.

Михаил Калинин С. П. Спирьковка тантаналы рәвештә Советлар Союзы Герое югары исемен тапшыра, 1940 елның 29 августы

Исемен мәңгеләштерү

  • Татарстан Республикасының 1990 елда Болгар шәһәрендә Геройлар Аллеясында бюсты урнаштырылган;
  • 2008 елда Бугровка авылындагы урамга Герой исемен бирәләр;
  • 2012 елда Алабуга шәһәрендә Хәтер мемориалы территориясендә Степан Спирьков һәм аның сугышчан иптәше Гыймазетдин Вәҗетдиновның бронза бюстлары куела;
  • Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Алабуга урамнарының берсенә Степан Спирьков исеме бирелә;
  • Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Чипы» коткаручылар отряды Герой исемен йөртә;
  • 2021 елның 7 маенда Алабуга шәһәрендә Большая Покровская урамы, 12 йорт адресы буенча Герой яшәгән йортка мемориаль такта куела[3];
Алабуга шәһәрендәге Геройлар Аллеясендә Степан Спирьков бюсты (сулдан икенче)

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

  1. Спирьков Степан Петрович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
  2. 1 2 3 Марянин Николай. Батяня комбат − 110 лет со дня рождения // www.tatfrontu.ru (26.02.2025).
  3. В Елабуге открылась мемориальная доска Герою Советского Союза Степану Спирькову // www.elabuga-rt.ru (7.5.2021)

Әдәбият

  • Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1969.
  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Степан Петрович Спирьков

Тема буенча өстәмә