Мотыйк Әхмәдуллин

Мотыйгулла Әхмәтҗан улы Әхмәдуллин (рус.  Мутыгулла Ахмедзянович Ахмадуллин; 12 октябрь 1910, Урсалабаш, Бөгелмә өязе, Самара губернасы, Россия империясе18 декабрь 1974, Әлмәт, Әлмәт районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, II Украина фронтының 46 армиясе 51 инженер-саперлар бригадасы 3 сапер-инженерлар батальонының саперлар отделениесе командиры, сержант. Советлар Союзы Герое (1945).

Тормыш юлы

1910 елның 12 октябрендә Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Әлмәт районы) Урсалабаш авылында крестьян гаиләсендә туа[1]. Милләте — татар. Туган авылында башлангыч белем ала. Үз хуҗалыкларында, 1930 елда күмәк хуҗалыкта хисапчы булып эшли. 1932—1934 елларда хәрби хезмәттә. 1934 елның феврале-октябрендә Урта Азиядә машина-трактор станциясендә сәркатип булып эшли. 1934 елның октябреннән БАССР Туймазы районының Салкын-Чишмә авылында күмәк хуҗалык рәисе. 1938 елда Урта Азиядә: «Мостовка» совет хуҗалыгында хисапчы булып, 1939 елдан Таҗикстан Совет Социалистик Республикасы күмәк хуҗалыкларында эшли. 1941 елның башында Ленинград өлкәсендә Ефимов урман сәнәгате хуҗалыгында хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышында

1941 елның июнендә Ленинград өлкәсенең Ефимовский РХК тарафыннан мобилизацияләнә, 1942 елда кече командирларның өч айлык курсларын тәмамлый. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1942 елның октябрендә фронттан чакырып алына һәм Архангельск хәрби округына формалашып килә торган инженерлык частьләренә җибәрелә. 1943 елның мартыннан Көньяк-Көнбатыш, III һәм II Украина фронтларында 51 нче инженер сапер бригадасы составында сугыша[1]. Донбасс (1943 елның август-сентябре), Никополь-Кривой Рог (1944 елның гыйнвар-феврале), Березнеговатое-Снигирёвка (1944 елның марты), Одесса (1944 елның март-апреле), Яссы-Кишинёв (1944 елның августы), Бухарест-Арад (1944 елның сентябре), Дебрецен (1944 елның октябре) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Сугыш барышында Шяуляй, Днепр, Каменка, Ингулец, Ингул, Көньяк Буг, Днестр елгаларын кичә.

1943 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Батырлыгы

1944 елның декабрендә Дунай елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 5 декабрьгә каршы төндә Будапешт шәһәреннән (Венгрия) көньяктарак Эрчи авылы янында 18 десантчы башында беренчеләрдән булып Дунай елгасын кичә. Кичү дошманның көчле артиллерия минометлары һәм пулемет-мылтык уты астында уза. Дунайның уң ярына якынлашканда барлык көймәләр зыян күрә яки бата, десантчыларның күбесе һәлак була. 4 сугышчы белән бергә дошманның 3 пулемёт ноктасын һәм 1 дзотын, шулай ук 2 солдатын юк итә, 4 солдатын әсирлеккә ала. Яраланган сапёрлар, безнең гаскәр килеп җиткәнче, плацдармны үз кулларында тоталар. Будапешт шәһәре камап алына[2].

Немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм күрсәткән батырлыгы өчен сержант Әхмәдуллинга 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнаша. 1945 елның июленнән Румыния территориясендә Көньяк төркем гаскәрләрендә хезмәт итә[2].

Сугыштан соңгы тормышы

1945 елның 20 октябрендә демобилизацияләнә. 1945 елның ноябреннән Әлмәт районы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли башлый, әмма «белеме җитмәү сәбәпле» вазифадан китә, «Артельтруд» артеле идарәсе рәисенең ярдәмчесе булып эшли. 1950 елда Ерак Көнчыгышка (Амур өлкәсенә) акча эшләргә китә[2].

1953 елда кабат Әлмәткә кайта, «Татнефтепроводстрой» трестының 2 санлы төзелеш идарәсендә тәэминатчы вазифасын башкара. 1956 елдан Әлмәт шәһәр электр челтәрләренең техник тәэмин итү бүлегендә слесарь-инструментчы, 1958 елдан өлкән товар белгече булып эшли. 1968 елда лаеклы ялга чыга[3].

1974 елның 18 декабрендә вафат була, Әлмәт шәһәренең мөселман зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • Әлмәт шәһәрендә һәм Урсалабаш авылында Мотыйгулла Әхмәдуллин урамнары бар;
  • Урсалабаш авылында (1965), Әлмәт шәһәре паркында бюстлары куелган;
  • Әлмәттә герой яшәгән йорт (Волгоград урамы, 13) диварына истәлек тактасы беркетелгән;
  • Казан шәһәренең Җиңү паркында Геройлар пантеонында мемориаль такта урнаштырылган[5];
  • Сөләй авылының мәктәп музеенда Мотыйгулла Әхмәдуллинга багышланган экспозиция эшли[5];
  • 2021 елның 13 февралендә Әлмәт шәһәре ипподромында Будапешт стратегик һөҗүм операциясе тәмамланган көнгә багышланган «Сапер батырлыгы» хәрби-тарихи реконструкциясе уза. Чара Мотыйгулла Әхмәдуллинның батырлыгына багышлана[6].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Әхмәдуллин Мотыйк (Мотыйгулла) Әхмәтҗан улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  2. 1 2 3 Ахмадуллин Мутык Ахмедзянович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  3. Ахмадуллин Мутык Ахметзянович (рус.). Альметьевская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
  4. Ахмадулин Мутын Ахмедьянович (рус.). pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2025.
  5. 1 2 Ахмадуллин Мутык Ахметзянович (рус.). "Герои Отечества" общественный проект Приволжского федерального округа. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2025.
  6. Альметьевский краеведческий музей. О жизни Ахмадуллина Мутыка Ахметзяновича, Героя Советского Союза (рус.). tatfrontu.ru (17 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2025.

Әдәбият

  1. Герои Советского Союза. Т.1. М., 1987.
  2. Герои Советского союза — наши земляки. Кн.1. Казан, 1982.
  3. Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
  4. Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казан, 1968.
  5. Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
  6. Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Тема буенча өстәмә