Әгъзам Вәлиев
Әгъзам Җиһанша улы Вәлиев (рус. Агзам Зиганшевич Валеев; 1919 елның 10 апреле, Казан губернасы, Чистай өязе, Каргалы — 1986 елның 31 декабре, Архангельск) — очучы, Бөек Ватан сугышында эскадрилья командиры, майор, полковник. Советлар Союзы Герое (15.05.1946).
Тәрҗемәи хәле
1919 елның 10 апрелендә Казан губернасы Чистай өязенең (хәзерге Чистай районы) Каргалы авылында эшче гаиләсендә туа.
Башлангыч мәктәпне һәм фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый. 1937 елдан Ташкентта яши. Заводта слесарь булып эшли. Шунда ук аэроклубта шөгыльләнә. 1938 елдан Совет Армиясе сафында хезмәт итә. Чкалов шәһәрендәге (хәзерге Ырынбур) хәрби очучылар училищесын укый һәм 1940 елда уку йортын тәмамлый. 1944 елда Советлар Берлеге коммунистик фиркасе әгъзасы.
Хәрби хезмәткә 1938 елның декабрендә Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы Фирганә өлкәсенең Кагановичский районы хәрби комиссариатыннан алына[1].
Бөек Ватан сугышы
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында.
Сугышны 331 нче авиация истребительләре дивизиясенең 179 нчы авиация истребительләре полкында (II Украина фронтының 5 нче һава армиясе, 5 нче штурмлаучыавиация корпусы) эскадрилья командиры дәрәҗәсендә тәмамлый. Майор Әгъзам Вәлиев сугыш барыншында 501 мәртәбә һавага күтәрелә, 25 һава сугышында катнаша, дошманның 4 самолетын шәхсән үзе, 3 самолетын төркем белән һөҗүм иткәндә бәреп төшерә.
Украинаны, Румынияне, Молдавияне, Маҗарстанны, Австрияне, Чехословакияне азат итәүдә катнаша.
Сугыштан соң
1946 елның 15 маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Александр Невский орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
1945 елда очучы офицерларның Югары тактика мәктәбен, 1952 елда Хәрби һава академиясен тәмамлый. Полковник Вәлиев 1971 елда отставкага чыга.
Архангельск шәһәрендә яши, соңрак Чистай шәһәренә күченә. 1986 елның 31 декабрендә вафат була, Иске мөселман зиратында җирләнә.
Хәтер
Чистай шәһәре урамына исеме бирелә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (15.05.1946);
- Ленин ордены (15.05.1946);
- Өч Кызыл Байрак ордены (7.06.1944; 14.01.1945; 13.06.1945[1]);
- Ике Кызыл Йолдыз ордены (18.04.1942, 30.04.1954[1]);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985[1]);
- Александр Невский ордены (18.08.1944[1]);
- «Сугышчан казанышлары өчен» медале (20.06.1949[1]);
- «1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале;
- «Будапештны алган өчен» медале;
- «Мәскәүне саклаган өчен» медале;
- «Венаны алган өчен» медале.
Әдәбият
- Березняк Н. Г. Герои Советского Союза — узбекистанцы, Ташкент, 1984.
- Джураев Т. Д. Верные сыны Родины. Ташкент, 1964.
- Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.1 (А-В). Казань, 2002.