Ярыслау өлкәсе
Ярославль өлкәсе (рус. Ярославская область) — Россия Федерациясенең Европа өлеше субекты. Үзәк федераль округына керә.
Административ үзәге — Ярославль шәһәре.
География
Ярославль өлкәсе Рус тигезлегенең үзәк өлешендә урнашкан. Җир өсте бераз күтәрелгән тигезлекләрдән гыйбарәт. Балчык, кварц комнары, туф, торф, сапропел чыганаклары һәм минирәл чыганаклар бар.
Климат — уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы −10,5°…-12,5°С, июльнеке +17,5°С. Елга 500—600 мм явым төшә. Вегетация дәвере 165—170 көн.
Төп елга — Идел. Территориясенең 4,5 % — сазлыклар. Туфрагклар кәсле-көлсу, аллювиал, сазлык туфраклары.
Чыршы, каен, усак үсә. Кыргый хайваннардан поши, куян, төлке, бүре вә башкалар яши.
Халык
Административ бүленеш
Ярославль өлкәсе 17 муниципаль районга һәм 3 шәһәр округсенә бүленә.
Районнар
- Большое Село районы
- Борисоглебский районы
- Брейтово районы
- Гаврилов-Ям районы
- Данилов районы
- Любим районы
- Мышкин районы
- Некоуз районы
- Некрасовское районы
- Первомайский районы
- Переславль районы
- Пошехонье районы
- Ростов районы
- Рыбинск районы
- Тутаев районы
- Углич районы
- Ярославль районы