Нөркәй вулысы

Нөркәй вулысы (тат. نۈركەﻱ ۋولىٰسىٰ, рус. Нуркеевская волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Бәшенде-Останкау, Язикәү, Әлмәт-Мулла, Александр-Карамалы, Ирәхтә, Бугудар, Балтай һәм Иске Маҗын вулыслары белән чиктәш булган (1890). 15 торак пунктта 13510 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, территориясе Сарман районына кушыла.

Искәрмәләр