Юхмачы вулысы

Юхмачы вулысы (тат. يوخماچىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Юхмачинская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Хмелевка, Иске Сакчы (Самар губернасының Ыстарапул өязе), Иске Максимкин, Иске Әлмәт (Чистай өязе), Әлки һәм Кузнечиха вулыслары белән чиктәш булган (1890). 18 торак пунктта 17180 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, күпчелек территориясе Әлки районына кушыла.

Искәрмәләр