Акташ вулысы
Акташ вулысы (тат. ئاقتاش ۋولىٰسىٰ, рус. Акташевская волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Варварин, Әлмәт, Урсалы (Самар губернасының Бөгелмә өязе), Ырысби, Троицки, Зәй, Иске Кәшер һәм Яңа Спас вулыслары белән чиктәш булган (1890). 11 торак пунктта 13420 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, территориясе Акташ районына кушыла.