Тәкәнеш туган якны өйрәнү музее
| Викибирелмәләрдә элемент юк |
Тәкәнеш туган якны өйрәнү музее (рус. Таканышский краеведческий музей) — Татарстанның Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Мамадыш туган якны өйрәнү музее филиалы. Тәкәнеш районы (1932-1963), Түбән Тәкәнеш авылы тарихы белән таныштыра.
Тарих
1965 елның 5 ноябрендә Түбән Тәкәнеш мәктәбе музее нигезендә авыл музее оештырыла[1].
Бина
Тәкәнеш музее Түбән Тәкәнеш авылы уртасындагы «Кояшкай» балалар бакчасы[2] урнашкан ике катлы кирпеч бинаның икенче катында урнашкан.
Экспонатлар
Музей экспозициясендә юкка чыккан район, авыл тарихы буенча материаллар, киемнәр, татар халкы көнкүреше җиһазлары, документлар, фотосурәтләр урын алган.
Сылтамалар
- Таканышский краеведческий музей. Музеи России [рус.]
Краеведческий музей села Нижний Таканыш. (YouTube видео, 3:52)
Искәрмәләр
- ↑ Международный день музеев. yaistorik.wordpress.com, 18.05.2011 [рус.]
- ↑ Түбән Тәкәнеш балалар бакчасының «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2019-07-21, retrieved 2019-07-21