Тәкәнеш районы
Ил | ССРБ |
---|---|
Статус | Район |
Җөмһүрият | Татарстан АССР |
Административ үзәк | Түбән Тәкәнеш |
Нигезләү датасы | 1930 елның 10 августы |
Юкка чыгару датасы | 1963 елның 4 гыйнвары |
Рәсми телләр | татар, рус |
Халык саны (1959) | 40 392 кеше[1] |
Милли состав | татарлар, руслар, удмуртлар[2] |
Тәкәнеш районы (рус. Таканышский район) — 1930 елдан 1932 елга һәм 1935 елдан 1963 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Мамадыштан Төньяк-Көнбатышка 44 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньягында урнашкан. Административ үзәк - Түбән Тәкәнеш авылы.
Тарих
Тәкәнеш районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавловск вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Мамадыш кантуны Тәкәнеш вулысында, ә 1932 елдан 1935 елга кадәр Мамадыш һәм Кукмара районнарында урнашкан.
Беренче тапкыр 1930 елның 10 августында Мамадыш кантуныннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә. 1932 елның 1 гыйнварында район юк ителә, ә аның территориясе Мамадыш һәм Кукмара районнарына тапшырыла. 1935 елның 10 февралендә яңадан торгызыла.
1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.
1963 елның 4 гыйнварында Тәкәнеш районы тулысынча юкка чыгарыла, ә аның территориясе Мамадыш һәм Кукмара районнарына тапшырыла.[3]
Административ бүленеш
1945 елга районда 88 торак пункты, 33 авыл советы булганТатар Толбасы, Ташлы Елга, Тугыз, Тулбай, Төркәш, Өркеш, Үрәсбаш, Чаксы, Чарлы, Шәдче, Ятмас Дусай. Район мәйданы 1000 км² тәшкил иткән.
Халык
1939 | 1959 |
48282 | 40392 |
1939 елда халык саны 48282 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 67,5%, руслар - 22,9%, удмуртлар - 8,4%.[2]
Танылган кешеләр
- Вахит Саматов - «Инфекцияле авырулар» шәһәр махсуслаштырылган медицина берләшмәсе баш табибы, Татарстан Республикасының Атказанган табибы.[3]
- Наил Хадиев - «Татарстан Милли иминият компаниясе» ААҖ президенты, икътисадый фәннәр кандидаты.[3]
Шулай ук карагыз
- Татарстанның административ-территориаль бүленеше
- Татарстанның административ-территориаль бүленеше (1948)
Сылтамалар
- http://www.millattashlar.ru/index.php/ТӘКӘНЕШ_РАЙОНЫ_(Таканышский_район)
- https://ru.wikipedia.org/wiki/Таканышский_район
- http://istmat.info/files/uploads/17632/sssr_ad-ter_delenie_1941_rsfsr.pdf 2016 елның 7 апрель көнендә архивланган.
Чыганаклар
- Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
- Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
- РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.