Казан районы (ТАССР)
Ил | ССРБ |
---|---|
Статус | Район |
Җөмһүрият | Татарстан АССР |
Административ үзәк | Казан |
Нигезләү датасы | 1927 елның 10 апреле |
Юкка чыгару датасы | 1938 елның 4 августы |
Халык саны | |
Мәйдан |
Казан районы (рус. Казанский район) — 1927 елдан 1938 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Татарстанның Көнбатышында урнашкан. Административ үзәге - Казан шәһәре.
Тарих
Казан районы 1927 елның 10 апрелендә Арча кантоны составыннан чыгару юлы белән барлыкка килә. 1927 елның 1 августка кадәр Воскресенск районы исемен йөртә.
1935 елның 10 февралендә районның төньяк-көнчыгыш өлеше яңа оешкан Биектау районы составына тапшырыла.
Казан районы 1938 елның 4 августында юкка чыгарыла:
- районның Көньяк-Көнчыгыш өлеше яңа төзелгән Сталбишчы районы составына керә;
- районның Көнбатыш өлешеннән Юдино районы (хәзерге Яшел Үзән районы) төзелә.[3]
Административ бүленеш
Район составына Олы Клүчә, Биектау, Бөреле, Кошчак, Сталбишчы, Сокуры кебек торак пунктлары кергән. Районның җитәкче органнары Казанда урнашуга карамастан, шәһәр үзе район составына кермәгән. Соңрак аның составыннан Яшел Үзән шәһәре дә чыгарылган.
1934 елга булган мәгълүматларга караганда, бу ике шәһәр дә Татарстан АССР Үзәк башкарма комитетының турыдан-туры буйсынуында булганнар.[4]
Шулай ук карагыз
- Татарстанның административ-территориаль бүленеше
- Татарстанның административ-территориаль бүленеше (1948)
- Казан өлкәсе
Сылтамалар
- https://ru.wikipedia.org/wiki/Казанский_район_(Татарстан)
- http://www.millattashlar.ru/index.php/КАЗАН_РАЙОНЫ_(Казанский_район)
Чыганаклар
- Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
- Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
- Административно-территориальное деление Союза ССР на 15 июля 1934 года / Центр. Испол. Комитет Союза ССР. - М. : Власть Советов, 1934. - XXXII, 350 c. ; 1 л. диагр.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 https://istmat.info/node/53487
- ↑ 2,0 2,1 Ермолаев В. М., Хасанов М. А., Шәрәф Г. Очерки по экономгеографии ТР — 1931. — 317 с.
- ↑ http://www.millattashlar.ru/index.php/КАЗАН_РАЙОНЫ_(Казанский_район)
- ↑ Административно-территориальное деление Союза ССР на 15 июля 1934 года. — Москва: Власть Советов при Президиуме ВЦИК, 1934. — С. 60. — XXXII, 350 с.