Чепья районы

Чепья районы (рус. Ципьинский район) — 1938 елдан 1958 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Балтачан Төньякка 20 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк-Көнбатышында урнашкан. Административ үзәк - Чепья авылы.

Тарих

Чепья районы территориясе 1921 елга кадәр район Казан губернасының Казан өязендә һәм Нократ губернасының Малмыж өязе Чепья вулысында, 1921 елдан 1924 елга кадәр Арча кантоны Чепья вулысында, 1924 елдан 1930 елга кадәр Арча кантоны Арбур вулысында, ә 1930 елдан 1938 елга кадәр Балтач районында урнашкан.

1938 елның 4 августында Балтач районыннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1958 елның 16 июлендә Чепья районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Балтач районына тапшырыла.

Административ бүленеш

Халык

1939 елда халык саны 24851 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 71,2%, удмуртлар - 24,2%, руслар - 3,4%.[1]

Сылтамалар

Чыганаклар

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр