Норлат районы (ТАССР)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Ил ССРБ
55°37′00″ с. ш. 48°18′00″ в. д.GЯO
Статус Район
Җөмһүрият Татарстан АССР
Административ үзәк Норлат
Нигезләү датасы 1927 елның 14 феврале
Юкка чыгару датасы 1963 елның 1 августы
Рәсми телләр татар, рус
Халык саны  (1959) 34 211 кеше[1]
Милли состав татарлар, руслар

Әгәр сез Нурлат районын эзләп кергәнсез икән, шул биткә күчегез.

Норлат-Ачасыр районы яки Норлат районы (рус. Нурлатский район) — 1927 елдан 1963 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Яшел Үзәннән Төньяк-Көнчыгышка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнбатышында урнашкан. Административ үзәк — Норлат авылы.

Тарих

Норлат районы территориясе Норлат вулысында урашкан.

1927 елның 14 февралендә Норлат-Ачасыр районы буларак барлыкка килә. 1927 елның 1 августында исеме Норлат районы итеп үзгәртелә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1963 елның 1 августында Норлат районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Яшел Үзән районына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш

1930 елда Норлат районында 48 торак пункты, 33 авыл советы булган.[2]

1931 елның 20 октябрендә район составына юкка чыгарылган Зөя районының берничә авыл советы кергән.

1930-еллар урталарында район составыннан Воробьев авыл советының торак пунктлары чыгарыла һәм Чуаш АССР составына тапшырыла. 1940 елда район составына 61 торак пункты, 34 авыл советы кергән. Район мәйданы 719 км² тәшкил иткән.[2]

1948 елның 1 гыйнварына районда 34 авыл советы булган: Акъегет, Албаба, Бакырчы, Бишбатман, Олы Ачасыр, Олы Ходяш, Олы Шырдан, Бритвин, Бузай, Бәчек, Зур Өтәк, Карашәм, Кири, Косякау, Күгәй, Күгеш, Салатчы, Кече Шырдан, Мамадыш-Әкил, Мулла Иле, Түбән Урысбага, Норлат, Панау, Рус Әҗәлесе, Рус Шырданы, Соболевское, Иске Кирмәл, Сөнчәле, Тауиле, Татар Танае, Әрә, Әтәк, Әтәшкә, Чулпан.[2]

1950-еллар ахырында Норлат районына Түбән Карамалы шәһәр тибындагы поселок белән беррәттән тагын берничә торак пункты кушылган.

1960 елда район составына 72 торак пункты, 13 авыл советы кергән. Район мәйданы 794,9 км² тәшкил иткән.[2]

Халык

1930 1939 1959
38205 42489 34211

1930 елда халык саны 38205 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар — 70,86%, руслар — 29,14%.[2]

1939 елда — 42489 кеше, шул исәптән татарлар — 60,25 %, руслар — 39,18 %, башка халыклар — 0,57%.[3]

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Чыганаклар

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. — М., 1942. — 532 с.

Искәрмәләр