Чүриле районы
Чүриле районы (рус. Чурилинский район) — 1944–1954 елга кадәр гамәлдә булган ТАССРның юкка чыккан административ-территориаль берәмлеге. Татарстанның көнчыгышында — Байлар Сабасыннан төньяк-көнбатышка 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Административ үзәге — Яңа Чүриле авылы.
Тарих
Чүриле районы 1944 елның 19 февралендә Арча һәм Саба районнары составыннан аерылып чыгу юлы белән барлыкка килә. Территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан, Лаеш өязләрендә һәм Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостенда, 1920 елдан 1921 елга кадәр Арча, Казан кантоннарында һәм Мамадыш кантонының Чүриле волостенда, 1921 елдан 1930 елга кадәр Арча кантонында һәм Мамадыш кантоны Чүриле волостенда, 1930 елдан 1944 елга кадәр Арча һәм Саба районнарына, 1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә, өлкәләр бетерелүгә бәйле, ТАССР карамагына кайтарыла.
1956 елның 17 маенда Чүриле районы юкка чыгарыла, аның территориясе Саба районы, соңрак, 1956 елның 23 июлендә Арча районы составына да кертелә<[1]. Бимәр, Югары Курса, Казанбаш, Яңа Ключище, Сикертән, Иске Масра авыл советлары Арча районына, ә Олы Шыңар, Югары Утар, Мичәнбаш, Түбән Симет, Яңа Чүриле, Олыяз, Иске Мичән авыл советлары һәм Шәмәрдән эшчеләр бистәсе Саба районына тапшырыла[2].
Административ бүленеш
1948 елның 1 гыйнварына район үз составына 16 авыл советын кертә: Бимәр, Олы Шыңар, Югары Курса, Югары Утар, Эзмә, Казанбаш, Керәнле, Мичәнбаш, Түбән Симет, Яңа Ключище, Яңа Мичән, Яңа Чүриле, Олыяз, Сеҗе, Сикертән, Иске Масра. Район мәйданы 619 км² тәшкил итә[3].
Авыл хуҗалыгы
Районда 8 күмәк хуҗалык эшли[4]:
- «Алга» — Югары Утар авыл советы.
- «Кызыл Партизан» — Иске Мичән авыл советы.
- «Яңа көч» — Иске Мичән авыл советы.
- «Комбайн» — Сикертән авыл советы.
- Будённый исем. колхоз (1931–1957) / «Маяк» (1957–1959).
- «Октябрь Марса» — Иске Масра авыл советы.
- «Сабанчы» — Сикертән авыл советы.
- «Үрнәк Масра» (1931–1957) / «Үрнәк» (1957–1958).
Искәрмәләр
- ↑ ЧҮРИЛЕ РАЙОНЫ (Чурилинский район) // www.millattashlar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 09.07.2025.
- ↑ Татарская АССР: административно-территориальное деление на 1 января 1956 г. / сост. Б. М. Еникеев. — Казань: Таткнигоиздат, 1956. — С. 12. — 415 с.
- ↑ Татарская АССР: Административно-территориальное деление на 1 января 1948 года/ Сост.: Г. С. Губайдуллин. — Казань: Татгосиздат, 1948. — 220 с.
- ↑ Чурилинский район ТатАССР // www.kremnik.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 04.07.2025.
Әдәбият
- Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
- Татар энциклопедиясе: 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
Сылтамалар
- Чүриле районы // www.tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 04.07.2025.