Арбур вулысы

Арбур вулысы (тат. ئاربور ۋولىٰسىٰ, рус. Арборская волость) — Вятка губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Ядегәр (Казан губернасының Мамадыш өязе), Балтач (Казан губернасының Казан өязе), Хлебников (Вятка губернасының Өрҗем өязе), Шода, Чепья һәм Янгол вулыслары белән чиктәш булган (1890). 30 торак пунктта 17212 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, территориясе Түнтәр районына кушыла.

Искәрмәләр

  1. Памятная книжка и адрес-календарь Вятской губернии на 1916 год. — Вятка: Губернская типо-литография, 1916.