Югары Ослан төбәкне өйрәнү музее
| Викибирелмәләрдә элемент юк |
Югары Ослан төбәкне өйрәнү музее, Югары Ослан районы төбәк музее (рус. Верхнеуслонский краеведческий музей) — Татарстанның Югары Ослан районы үзәге Югары Ослан авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Югары Ослан төбәгенең борынгы заманнан бүгенгә кадәрге тарихы белән таныштыра.
Тарих
Музей төзү буенча эшчәнлек җәмәгать башлангычында 1994 елда башлана. 2001 елның 19 октябрендә районның 70 еллыгы уңаеннан ачыла. Музей ачылу тантанасында ТР Президенты М. Ш. Шәймиев, ТР прокуроры К. Ф. Әмиров катнаша[1].
Бина
Музей «Идел» кинотеатрының икенче катында урнашкан.
Экспонатлар
Музейның 9 000 (төп фондта 8 342, фәнни-ярдәмче фондта 349) саклау берәмлеге экспонаты бар. Иң борынгы тупланма — Владимир Заусайлов инкыйлабка кадәр туплаган палеолит чоры әйберләре.
Ике күргәзмә залындагы экспозицияләр:
- Төбәкнең борынгы заманнан 1917 елга кадәрге тарихы.
- Югары Ослан төбәге XX гасырдан.
Зөя өязенең, Югары Ослан авылының XVI—XX гасырлардагы тарихы, почта тракты һәм почта станциясе турында мәгълүмат тупланган. Югары Осланда булган билгеле шәхесләр — Петр Iнең кулдашы кенәз А. Д. Меншиков (хатынын Югары Осланда җирләгән), император Павел I, А. Н. Радищев, А. И. Герцен, Т. Г. Шевченко, В. И. Немирович-Данченко һ. б. язмышы белән танышырга мөмкин.
Ватандашлар, Бөек Ватан сугышларында катнашкан авылдашлар турында материаллар бар.
Экскурсияләр
- Залдан залга күчеп.
- Идел буеннан Янка Купала музеена кадәр җәяүле экскурсия.
- Соколка тавына җәяүле экскурсия. Соколка тавы — Ватандашлар сугышы чоры стратегик объекты.
- Югары Ослан районы буенча экскурсия.
- Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады.
Сылтамалар
- Верхнеуслонский краеведческий музей. Музеи России [рус.]
- Верхнеуслонский краеведческий музей. tatfrontu.ru [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ МБУ «Краеведческий музей Верхнеуслонского муниципального района». 2019 елның 30 июль көнендә архивланган. Югары Ослан районы сайты, 22.08.2018