Фәнис Яруллин музее (Кызылъяр)

Викибирелмәләрдә элемент юк

Фәнис Яруллин музее (рус. Музей Фаниса Яруллина) — Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Баулы туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар язучысы, Тукай бүләге иясе Фәнис Гатаулла улы Яруллинның (19382011) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тарих

2010 елның 28 августында, Баулы районының 80 еллыгы уңаеннан, язучының туган авылы Кызылъярда музей-гуманитар үзәк ачыла. Фәнис Яруллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырыла[1].

Бина

Музей махсус Фәнис Яруллин өчен буялмаган бүрәнәләрдән салынган, аш, ял, йокы бүлмәләре булган бер катлы йортта урнашкан. Язучы биредә соңгы мәртәбә 2011 елның көзендә ике атна яшәп киткән [2]

Экспонатлар

867 данә саклау берәмлеге. Язучының шәхси әйберләре, фотосурәтләр, кулъязмалар, хатлар, бүләкләр күрсәтелә.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Татьяна Гордиенко. Филиал Музея краеведения - музей Фаниса Яруллина. tatfrontu.ru [рус.]
  2. Надил Гимадетдинов. .Только терпеливые достойны счастья. 2019 елның 31 июль көнендә архивланган. Газета «Земля- Землица», 13.06.2013 [рус.]

Тема буенча өстәмә