Фатих Кәрими музее (Миңнебай)

Викибирелмәләрдә элемент юк

Фатих Кәрим музее белән бутамагыз Фатих Кәрими музее, рәсми атамасы «Әлмәт туган якны өйрәнү музее филиалы — Фатих Кәрими исемендәге мемориаль музей» — Татарстанның Әлмәт районы Миңнебай авылында урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесе (әдәби-мемориаль музей). Музей галим, язучы, нәшир, журналист, мөгаллим-мәгърифәтче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәриминең (Фатих Гыйльман улы Кәрими, 18701937) туган авылында ачылган һәм аның тормышы белән таныштыра. Музей Әлмәт районында һәм төбәкнең көньяк-көнчыгышында татар халкының мирасын өйрәнү һәм пропагандалау үзәге булып тора[1].

undefined

Тарих

ТР Әлмәт муниципаль районы Миңнебай авылында Ф. Кәрими исемендәге мемориаль музей рәсми рәвештә 1998 елның 17 сентябрендә ачыла.

Мемориаль музейны оештыручы — укытучы Мөдәррис Әхмәтзәки улы Ибраһимов (1925), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты (1996).

Экспозиция

Музейның экспозициясе Фатих Кәриминең һәм аның даирәсенең тормышы һәм эшчәнлегенең төрле чорларын күрсәтә.

  • Ф. Кәриминең әтисе Гыйльман ахунга аерым стенд багышланган, аның документлары һәм фотосурәтләре куелган.
  • Ризаэтдин Фәхретдин турында материаллар тупланган.
  • Төрки-татар, мөселман халыклары арасында киң таралыш алган, мөхәррире Ф. Кәрими булган «Вакыт» гәҗитенең 1909 елгы төпләмәсе күрсәтелә.
  • Ф. Кәриминең шәхси әйберләре, китаплары һәм аның туганнарының (аерым алганда, әнисе Мәгъсүмә абыстайның) шәхси әйберләре күргәзмәгә куелган.
  • Туган төбәк тарихын өйрәнү максатында, музейда XIX гасыр азагы — ХХ гасыр башы крестьян йортының бер почмагы макеты урнаштырылган. Этнография әйберләре, авыл тарихы һәм авылдашлар турында белешмәләр һәм документлар урын алган.

Музейда 2 меңнән артык саклау берәмлеге экспонат тупланган. Музейның күргәзмә залы мәйданы 77 кв. м., фонд саклау урынының мәйданы 40 кв. м.[2].

Төп экскурсияләр

  • Фатих Кәриминең тормышы һәм иҗаты
    • Ф. Кәриминең балачагы
    • Ф. Кәриминең Аурупага сәяхәте
    • Ф. Кәриминең Советлар чорындагы тормышы
  • Гыйльман ахун – күренекле дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче
  • Ф. Кәрими - җәмгыятьтә хатын-кызларның тигез хокукларын яклаучы
  • Ф. Кәриминең көрәштәшләре
  • Шамил Бикчуринның тормышы һәм иҗаты

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә