Гыйльман Кәримов

Гыйльман Кәримов, Гыйльман Ибраһим улы Кәримов (1841 елның 1 (13) октябре, РИ, Бөгелмә өязе1902 елның 6 (18) июне, РИ, Ырынбур) — дин әһеле (ахун), нәшир, дәреслекләр авторы, җәдит мәдрәсәләрен оештыручыларның берсе. Язучы Фатих Кәриминең (18701937) әтисе. Ырынбурда шәхси татар басмаханәсен оештыручы.

Тәрҗемәи хәле

undefined

1841 елның 1 (13) октябрендә туган. Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Лениногорск районы) Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсендә[1] һәм Чистай мәдрәсәсендә белем алган. 18681884 елларда Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Миңлебай авылы мәчете имам-хатыйбы һәм мәдрәсә мөдәррисе. Дәреслекләр авторы, Урта Идел буенда җәдит мәдрәсәләрен оештыручыларның берсе.

Нәшир

1899 елда дингә бәйле хезмәте белән араны өзеп, китап нәшер итү белән шөгыльләнә башлый. 1900 елда Ырынбурда отставкадагы унтер-офицер Б. А. Бреслинның шәхси типографиясеннән гарәп шрифтлары сатып ала һәм шәхси басмаханәсен оештыра, татарча, казакъча китаплар бастыру эшен башлый. XX гасыр башында 20 исемдә китап бастырып чыгара. 1902 елның 6 (18) июнендә вафат була. Басмаханә эшчәнлеген улы язучы Фатих Кәрими (18701937) дәвам иттерә.

Хәтер

1998 елның 17 сентябрендә Әлмәт районы Миңлебай авылында ачылган Фатих Кәрими мемориаль музеенда Гыйльман ахун документлары һәм фотосурәтләренә багышланган стенд ясалган[2].

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. 1869—1889 елларда Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсендә Риза Фәхретдин укыган һәм мөгаллимлек иткән
  2. Мемориальный музей имени Фатиха Карими