Фатих Кәрими басмаханәсе
Тарих
Кече рәсем төзү хатасы: Билгеләнгән урында кече рәсемне саклап булмый
Басмаханә идарәчесе Фатих Кәрими
1901 елда Гыйльман Кәримов Ырынбурда 1878 елдан эшләп килүче отставкадагы унтер-офицер Б. А. Бреслинның шәхси типографиясеннән гарәп шрифтлары сатып ала һәм татар китапларын бастыру өчен шәхси типографиясен оештыра. Гыйльман Кәримов 1902 елның 6 (18) июнендә вафат булгач, басмаханә эшчәнлеген улы язучы Фатих Кәрими (1870—1937) дәвам иттерә. 1900 елда «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» иптәшлеге хуҗасы (1902 елдан) Фатих Кәрими Санкт-Петербургта Ильяс Бораганскийның «Көнчыгыш» типолитографиясендә стажировка үтә[1]. Бераздан ул идарәне «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» иптәшлегенә тапшыра. 1914 елдан башлап, Ырынбурдагы барлык татар һәм рус телләрендә чыгучы вакытлы матбугатны, татар язучыларының китапларын, татар һәм рус телләрендә фәнни-популяр әдәбият, дәреслекләр бастыра. 1901—1917 елларда гомуми тиражы 1 000 000 күбрәк булган 384 исемдә татар китабы бастыра. «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» иптәшлеге үзе нәшер иткән басмаларны сату белән шөгыльләнә, китап кибетләре тота. 1917 елда эшчәнлеген туктата.
Искәрмәләр
- ↑ Фатих Карими. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.