Буыннар мирасы музее (Акбүре)

Буыннар мирасы музее (рус. Музей наследия поколений) — Татарстанның Яңа Чишмә районы Акбүре авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее филиалы. Яңа Чишмә районы Акбүре авылы тарихы белән таныштыра.

Тарих

2015 елда Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее филиалы буларак ачыла[1].

Музейны оештыруның һәм музей өчен махсус бина төзүнең инициаторы — Акбүредә туган Әнвәр Мәхмүт улы Залаков (19492018), 19992018 елларда «Татмелиорация» траст компаниясе генераль директоры[2].

Экспонатлар

Музей фондында 1 100 саклау берәмлеге экспонат саклана, шул исәптән ташка әверелгән агач, татар милли киемнәре, чигү үрнәкләре, эш кораллары, хатын-кыз бизәнү әйберләре, сөлгеләр, нумизматика, геральдика һ. б. Бөек Ватан сугышы белән бәйле экспонатлар, авторлары һәлак булган 41 хат саклана.

3 экспозиция эшли: «Авылның борынгы заманнан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы», «Татар йорты», «Авыл шәҗәрәсе».

Музей Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары белән баетыла[3].

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә