Кәрәкәшле музее

Викибирелмәләрнең буш элементы

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее, С. Ш. Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее (рус. Каракашлинский краеведческий музей имени С. Ш. Шарафиевой) — Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле авылында урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесе (музей). 1993-2007 еллардаТР Дәүләт музее филиалы. Кәрәкәшле тарихы, авылның күренекле кешеләре белән таныштыра.

Тарих

1985 елда нигезләнгән[1].

1987 елның 2 ноябрендә Кәрәкәшле мәктәбе бинасында 70 экспонат белән ачыла[2].

1993-2007 елларда ТР Дәүләт музее (хәзерге ТР милли музее) филиалы булып тора.

2008 елның 1 гыйнварыннанЮтазы районы мәдәният бүлеге бүлекчәсе, 2010 елдан — муниципаль учреждение.

2009 елда музейга аңа нигез салучы Сәлимә Шәмсетдин кызы Шәрәфиева исеме бирелә.

Тасвирлама

Экспонатлар саны 15 меңнән артык (төп фондта 9 мең, фәнни-ярдәмче фондта 6 мең). Күргәзмәләрдә нумизматика, язма чыганаклар, матди чыганаклар, рәсем сәнгате тупланмалары урын алган.

Төп бүлекләре

  • Борынгы Кәрәкәшле
  • Күмәкләштерү еллары
  • Авылның күренекле кешеләре

Экскурсияләр

  • Музей заллары буйлап (күзәтү экскурсиясе)
  • Кәрәкәшленең күренекле кешеләре
  • Хезмәт һәм көнкүреш кораллары. XIXXX гасырдагы эш кораллары — кул тегермәне, тимерче мехы, ярма яргыч, чабагач, сука, май язгыч һ. б. — күрсәтелә. Аерым күргәзмә татар хатын-кызының көнкүреше һәм шөгыльләренә багышланган.
  • Авыл 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында. Солдат каскасы, фляжкасы, котелогы, калагы һәм сугыш кырыннан кайткан башка экспонатлар күрсәтелә.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә