Габдулла Кариев музее (Күлбай Мораса)
| Викибирелмәләрнең буш элементы |
Габдулла Кариев музее (рус. Музей Габдуллы Кариева) — Татарстанның Нурлат районы Күлбай Мораса авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Татар һөнәри театрына нигез салучы Габдулла Кариевның (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин, 1886—1920) тормыш юлы һәм аның туган авылы Күлбай Мораса тарихы белән таныштыра.
Тарих
1986 елның 1 маенда, Габдула Кариевның 100 еллыгы уңаеннан, музейга нигез салынган. 1988 елның 22 апрелендә ачылган. Музейга нигез салучы — Х. К. Садретдинов (1929—1992). 1992 елдан — ТР милли музее филиалы.
Бина
Экспонатлар
Мәйданы 224 кв. м. Фондта 1 мең саклау берәмлеге. Музейда 5 зал. Экспозиция Габдулла Кариевның 1915 елдан (Казанга килү вакытыннан) башлап тормыш юлы белән таныштыра. Авыл тарихы бүлеге XVI гасырдан билгеле булган авыл мәдрәсәсе тарихы белән таныштыра. Әлеге мәдрәсәне Габделҗаббар Кандалый, Миргазиз Укмасый, Габдулла Кариев тәмамлаган.
Авылда оешкан «Алга» күмәк хуҗалыгы тарихы турында мәгълүмат тупланган.
Этнография бүлегендә XX гасыр башында яшәгән авыл кешесенең көнкүрешен сурәтләүче җиһазлар, кием, читекләр тупланмасы куелган.
«Хәтер» залында сугышта катнашкан авылдашлар турында мәгълүмат тупланган, Суслонгер лагерен үткән шәхесләрнең фотосурәтләре куелган. Авылдан чыккан күренекле мәдәният-әдәбият эшлеклеләренә аерым бүлек багышланган[2].
Сылтамалар
- Музей Габдуллы Кариева. tatfrontu.ru [рус.]
- Музей Габдуллы Кариева. Музеи России [рус.]
- Музей Габдуллы Кариева. Сайт Команды Кочующие, 08.01.2014 [рус.]
- Музей Габдуллы Кариева. 2019 елның 28 июль көнендә архивланган. Театральные музеи России [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Байбулат Дәүләт. Габдулла Кариев якташлары Казанда музее булмауга гаҗәпләнә. Азатлык радиосы, 6.04.2016
- ↑ Миләүшә Низаметдинова. Габдулла Кариевның туган авылындагы музее кунак җыя. 2019 елның 28 июль көнендә архивланган. Татар-информ, 14.05.2016
