Мөслим туган як тарихы музее
| Викибирелмәләрдә элемент юк |
Мөслим туган як тарихы музее (рус. Муслюмовский краеведческий музей) — Татарстанның Мөслим районы үзәге Мөслим авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Мөслим төбәге тарихы белән таныштыра. Биредә 5 экспозицион зал эшли: "Табигать һәм археология", "Этнография" (татар, рус, мари, керәшен), "Совет чоры", "Бүгенге Мөслим" һәм "Күргәзмәләр залы".
Тарих
Файл:Мөслим музее 1.jpg
Музейның беренче бинасы
Музей 1989 елда Мөслим урта мәктәбенең туган як музее (җитәкчесе Нурдидә Галиева) фонды нигезендә оештырыла. Нигез салучылар — Наис Гамбәр (1947—2005), Рәйхан Хантимеров. 1989 елда Мөслим районы башкарма комитеты шагыйрь Наис Гамбәргә Туган якны өйрәнү музеен оештыруны йөкли. Иске типография бинасын рәссам Рәйхан Хантимеров белән бергә яңартып, анда өч меңнән артык экспонат туплый[1][2]. 1990 елның 30 августында элекке район басмаханәсенең бер катлы агач бинасында ачыла. Беренче директорлары — Наис Гамбәр, Рәйхан Хантимеров.
2014 елда музей яңа бинага күчә. ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галим-археологлары (Альберт Борһанов җитәкчелегендә), ТР милли музее хезмәткәрләре музей экспозицияләрен яңартуда, фондны баетуда һәм реконструкцияләүдә катнаша[3].
Мөслим туган як тарихы музее район мәктәпләренең статусы кимү сәбәпле, юкка чыга барган мәктәп музейларындагы тупланмаларны исәпкә алу һәм үзендә саклау чаралары күрә.
Экспонатлар
Мәйданы 478, 2 кв. м. Музей фондында 10 393 саклау берәмлеге исәпләнә.
Сылтамалар
- Музей сайты
- Муслюмовский краеведческий музей. tatfrontu.ru [рус.]
- Муслюмовский краеведческий музей. Музеи России [рус.]
- Муслюмовский краеведческий музей vk.com
Искәрмәләр
- ↑ Наис Гамбәр исемендәге музей. «Мәгариф», 02.06.2017
- ↑ Мөслим туган як тарихы музее(үле сылтама). Мөслим районы сайты
- ↑ Краеведческий музей Муслюмовского района пополнился новыми экспонатами. БТК сайты, 29.08.2017 [рус.]