Альберт Борһанов
Альберт Борһанов - тарихчы, археолог. «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Тарих фәннәре кандидаты.
1956 елның 12 июлендә Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Усть-Багарәк авылында туган. 1978 елда Чиләбе дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. Мәскәү университетының аспирантурасында укыган. Төркмәнстанда эшләгән. 1994 елда Татарстанга күченә. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире булып эшләгән.
Сылтамалар
- Альберт Борханов: "Минем өчен ватан – татар яшәгән һәр җир". Азатлык радиосы, 28 февраль 2011
- Тарихчы Альберт Борһанов: «Тарихны өйрәнүдә хөкүмәт галимнәрдән алдарак бара». Гөлүзә Ибраһимова, Интертат, 24 Март 2020