Коншак районы
Коншак районы (рус. Кунашакский район, баш. Ҡоншаҡ районы) — Чиләбе өлкәсендә урнашкан административ-территориаль берәмлек. Күпчелек халкын татарлар һәм башкортлар хасил итә.
Үзәге — Коншак авылы.
География
Чиктәшлек
| Як | Район яки регион |
|---|---|
| Төньяк | Кәсле районы |
| Төньяк-көнчыгыш | Свердловск өлкәсе, Корган өлкәсе |
| Көньяк-көнчыгыш | Красноармейский районы |
| Көньяк | Аргаяш районы, Сосновка районы |
Тарих
1917—1930 елларда район территориясе Башкорт АССР-ның Аргаяш кантоны составында булган. 1934 елның гыйнварда—ноябрьдә Аргаяш милли округы составында булган.
Халык
| 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010 |
|---|---|---|---|---|---|
| 52 046 | 45 870 | 39 784 | 35 167 | 32 225 | 30 119 |
Милли состав: 1989 елгы җанисәп буенча Чиләбе өлкәсенең Коншак районында 40% татар, 40% башкорт һәм 20 % рус милләтеннән булганнар яшәгән. 2002 елда башкортлар — 47 %, татарлар — 36 %, руслар — 15 % тәшкил итәләр.
Административ бүленеш
| № | Муниципаль берәмлеге | Үзәге | АТП саны | Халык саны (2002), кеше |
|---|---|---|---|---|
| 1 | Аширово авыл җирлеге | Аширово | 3 | 652 |
| 2 | Бура авыл җирлеге | Яңа Бура | 4 | 2 582 |
| 3 | Коншак авыл җирлеге | Коншак | 7 | 7 640 |
| 4 | Куяш авыл җирлеге | Зур Куяш | 10 | 2 898 |
| 5 | Мөслим авыл җирлеге | Мөслим | 8 | 5 591 |
| 6 | Сары авыл җирлеге | Сары | 6 | 2 267 |
| 7 | Урукүл авыл җирлеге | Дружный | 11 | 3 089 |
| 8 | Бәгәрәктамак авыл җирлеге | Бәгәрәктамак | 13 | 3 065 |
| 9 | Халитово авыл җирлеге | Халитово | 10 | 4 433 |
Икътисад
Икътисад нигезе — аграр секторы.
Танылган шәхесләр
- Шакир Абилов — борынгы татар әдәбият галиме
- Хикмәтулла Кадыйргалиев — СССР каһарманы
- Гаяз Баймурзин — СССР каһарманы
- Гайнан Сәетхуҗин — велоузышчы
- Альберт Борһанов — тарихчы-галим
- Рамилә Искәндәр - кино һәм театр артисты (Мәскәү)
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
