Рамилә Искәндәр

Рамилә Искәндәр (Рамилә Риф кызы Хисамова, рус. Рамиля Рифовна Искандер; 24 июнь 1977, Коншак, Чиләбе өлкәсе) — Россия театр һәм кино артисты. «Алтын Лира» театр премиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1977 елның 24 июнендә Чиләбе өлкәсендәге татар авылы Коншакта туган. Әтисе — инженер, әнисе — биология укытучысы. Балачакта музыка мәктәбенең баян һәм хорда җырлау сыйныфларына йөри, фольклор ансамбленең солисты була, күп ярышларда катнаша. Сәхнә тормышы белән балачактан таныш була. Мәктәптән соң, Чиләбе сәнгать һәм мәдәният институтын (Чиләбе драма театры сәнгать җитәкчесе Наум Орлов курсы) тәмамлый (1990). 2- курстан Чиләбенең драма һәм ТЮЗы сәхнәсендә уйный башлый. Укучылар белән театр студиясе, телевидениедә «Янәшә дөнья» (Параллельный мир) авторлык тапшыруы алып бара

  • Дебюты — «Чия бакчасы» (Вишневый сад) спектаклендә Аня роле.

2002 елдан Мәскәүдә. Станиславский исемендәге театрда (2002—2007), Россия академия яшьләр театрында (РАМТ) (2003-хәзергәчә) эшли.[2]

Иҗаты

Уйнаган спектакльләре

Станиславский исемендәге театрда

  • «Мастер һәм Маргарита»
  • «Хлестаков»
  • «Корсак авылыннан 7 изге» (Семеро святых из деревни Брюхо)
  • «Кара тавык» (Черная курица)
  • «Җәйге төндә йокы» (Сон в летнюю ночь)

РАМТда

  • «Ал җилкәннәр» (Алые паруса) — Ассоль
  • «Гупешка» — Тамара
  • «Белмәмеш-сәяхәтче» (Незнайка-путешественник) — Галочка
  • «Платонов. III акт» — Софья Егоровна
  • «Саран» (Скупой) — Фрозина
  • «Чехов-GALA» — Татьяна Алексеевна
  • «Монда таңнар тыныч» (А зори здесь тихие) — Женя
  • «Мордар» (Самоубийца)— Раиса Филипповна
  • «Rock’n’roll» — Элеонор, Эсме[3]

Фильмографиясе

Баштарак дубляжда гына катнаша (барлыгы 48 фильмда дубляж ясый).

  • 2005 — Оператив тәхәллүс 2 (Оперативный псевдоним-2) — Герда
  • 2007 — Экспертлар (Эксперты) (сериал) — Анна
  • 2008 — Хиромант-2 — Лариса
  • 2008 — Гомуми терапия (Общая терапия) (сериал) — Екатерина
  • 2009 — Сине эзләргә чыгам (Выхожу тебя искать) — эпизод
  • 2009 — Тәкъдим ителүче шартлар (Предлагаемые обстоятельства) — Лика
  • 2009 — Феникс эзеннән (По следу Феникса) — эпизод
  • 2009 — Йөрәккә нишләргә (Как же быть сердцу) — эпизод
  • 2009 — Патша (Царь) — Мария Темрюковна (реж. Павел Лунгин)
  • 2010 — Тавышлар (Голоса) — Ульяна
  • 2010 — Шундый гади тормыш (Такая обычная жизнь) — Стася
  • 2011 — Прокуратура (сериал) — Вида
  • 2011 — Фурцева. Екатерин турында легенда (сериал) — Мария
  • 2011 — Ир туганнар (Братья) (сериал) — Александра анакай
  • 2011 — Акылсыз юбилей (Безумный юбилей) — Ольга
  • 2012 — Бигль — Алина Сергеевна

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Россия Федерациясенең атказанган артисты (2021)[4];
  • Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Мәскәү шәһәре премиясе лауреаты (2013) — «Алые паруса», «Чехов-GALA» һәм «Rock’n’roll» спектакльләрендә рольләр башкарган өчен;
  • «Московский комсомолец» газетының Театр премиясе лауреаты (2012) — «Rock’n’roll» спектаклендә Элеонора һәм Эсме рольләре өчен «Ярыммэтрлар» («Полумэтры») категориясендә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә;
  • «Алтын лира» премиясе лауреаты (2010) — «Алые паруса» спектаклендә Ассоль ролен башкарган өчен «Елның хатын-кыз йөзе. Мәскәүнең иҗади элитасы» номинациясендә[5].

Искәрмәләр

  1. ↑ Йолдызлар турында сайт
  2. ↑ ТВ тирәли сайты [рус.]
  3. ↑ Театрга билет сайты [рус.]
  4. ↑ Почетное звание «Заслуженный артист Российской Федерации» – Награды России (рус.). ru-nagrady-by.web.app. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 август 2026.
  5. ↑ Рамиля Искандер. РАМТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.

Сылтамалар