Мөнирә Сәгыйдуллина

Мөнирә Сәгыйдуллина (1970, Казанское[d], Төмән өлкәсе) — журналист.

Тәрҗемәи хәле

1970 елның декабрендә Төмән өлкәсе Вагай районы Казанлы авылы туа. Төмән медицина көллиятен тәмамлый. 1991 елда Казан дәүләт университетына кереп журналистика факультетында белем ала.

2016 елның апрель-май айларында Көнбатыш Себердә су басып авыр хәлдә калган татар авылларына Казан ягыннан ярдәм оештыруның башында торды.[1]

2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгына багышланган китап-альбом әзерләде[2].

«Туган җир» журналы җаваплы сәркатибе.

2021 елның апрелендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.

2024 елның маенда «Мәдәни җомга» газетында журналист һәм җаваплы сәркатип булып эшли[3].

2024 елда Себердә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюда катнаша, социаль челтәрләрдә игъланнар һәм мәгълүмат тарата[3].

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә