Зәйтүнә Тычинских

Зәйтүнә Тычинских, Зәйтүнә Әптрәшит кызы Тычинских (1967 елның 13 марты, ССРБ, РСФСР, Төмән өлкәсе, Тубыл) — тарих фәннәре кандидаты, тарихи-мәдәни тикшеренүләр секторының археология һәм тарихи антропология лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре. 120 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән берничә монография авторы[1].

Тәрҗемәи хәле

1967 елның 13 мартында Тубыл шәһәрендә туган. 1989 елда Д. И. Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогика институтының тарих-инглиз факультетын тәмамлаган. 2007 елда «Хезмәтле татарлар һәм аларның Себер татарларының этник берләшмәсен формалаштырудагы роле (XVII—XIX гасырлар)» (рус. «Служилые татары и их роль в формировании этнической общности сибирских татар (XVII–XIX вв.)») дип аталган кандидатлык диссертациясе яклаган[1]. Урта мәктәптә укытучы, ТДПИда укытучы булып эшләгән. 1997 елдан Тубыл дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында эшли. 2010 елдан — ТДПИ доценты[2].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Тобольская комплексная станция УрО РАН - Тычинских Зайтуна Аптрашитовна. www.tobscience.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2023.
  2. Зайтуна Тычинских — биография, книги, отзывы, цитаты. www.livelib.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2023.

Тема буенча өстәмә